Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Май аеның шифалы үләне – бозауларга

Табигатьнең иң матур вакыты. Чәчәк атып, җимешен үстерә башлаган агачлардан, урман-кырлардагы чәчкәләрдән хуш ис бөркелә. Җир-Ананың шифасын туплап, дәва үзлекләренә ия вакытлары. "Янаул" хуҗалыгы печәнгә төшкән дигән хәбәр кызыксыну уятты, һәм без- юлда. - Яшь бозауларга кышка тулы кыйммәтле азык булсын дип, 25 майда ук терлек азыгы әзерләүгә керештек. Печән...

Табигатьнең иң матур вакыты. Чәчәк атып, җимешен үстерә башлаган агачлардан, урман-кырлардагы чәчкәләрдән хуш ис бөркелә. Җир-Ананың шифасын туплап, дәва үзлекләренә ия вакытлары.
"Янаул" хуҗалыгы печәнгә төшкән дигән хәбәр кызыксыну уятты, һәм без- юлда.


- Яшь бозауларга кышка тулы кыйммәтле азык булсын дип, 25 майда ук терлек азыгы әзерләүгә керештек. Печән дә әзерлибез, сенажны да полиэтиленга төреп саклауга куябыз, - ди "Янаул" хуҗалыгы җитәкчесе Азат Бикмөхәммәтов. - Терлек азыгы культураларын үз вакытында җыеп, эшне соңартмый сыйфатлы башкару өчен быел ПРФ-145 печән җыйгычы, КРН-2,1 печән чапкычы да алдык.
4 июньгә 237 гектар мәйданда күпьеллык алынган. Печәннең беренче кат эшен сабантуйга кадәр тәмамлап, печән, сенаж төргәкләрен ферма янына ташып бетерергә җыеналар.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 6 июнь, 2012 43 (9688) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев