7 октябрь 2023 яңалыклары
-
Кәзкәй авылының батыр һәм данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде
Бүген Кәзкәйдә Әфган сугышы ветераны, авылның батыр вә данлы улы Зөфәр Рәхимовның исеме мәңгеләштерелде.
-
Якташыбыз, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Мостафина Фәйрүзә “Дуслык” ордены белән бүләкләнде
Якташыбыз, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Мостафина Фәйрүзә Зөфәр кызы “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Әлеге зур бүләкне аңа Халыкара укытучылар көне уңаеннан узган тантанада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган
Татарстанда яшь һәм социаль эшмәкәрләр өчен грант алуга 264 гариза кабул ителгән. Социаль предприятиеләрдән – 73, ә яшь эшмәкәрләрдән (25 яшькәчә) 191 гариза килгән. Грант нәтиҗәләре быел ноябрь аенда игълан ителәчәк.
-
Көзнең иң «дөрес» һәм файдалы салаты
Безнең заманга чын “Винегрет”ның исеме генә килеп җиткән. Шулай да тәме китмәгән.
-
Районыбыз башлыгы Ленар ЗАРИПОВ авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.