Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Көзнең иң «дөрес» һәм файдалы салаты

Безнең заманга чын “Винегрет”ның исеме генә килеп җиткән. Шулай да тәме китмәгән.

 

 

 

 

Кибеткә чыгып та урамый әзерли торган иң борынгы салатларның берсе – винегрет.

Салатның исеме француз теленнән кергән. "Vinaigre" – винолы уксус яки бик әче вино, ә "vinaigrette" – составында үсемлек мае һәм уксус булган салат заправкасы дигәнне аңлата. Әлеге заправканы эшләр өчен тоз һәм борычны винолы уксуста (лимон яки лайм суты да кулланырга мөмкин) эретәләр, аннан соң үсемлек мае салып эмульсия барлыкка килгәнче яхшылап бутыйлар. Аннан соң теләк буенча петрушка, яшел суган, укроп, карвель, эстрагон һ.б. кушарга була. Горчица яки пешкән йомырка сарысы кушу да булган. Менә нәкъ шушы соус белән яшелчәләрне бутап, салат ясаганнар. Күрүегезчә, безнең заманга чын “Винегрет”ның исеме генә килеп җиткән.

Бүгенге винегретның классик рецепты: 1 чөгендер, 3 бәрәңге, 1 кишер, 150 грамм тозлы кәбестә, 1-2 тозлы кыяр, 100 грамм яшел борчак, 1 суган, кирәгенчә көнбагыш мае, тоз һәм борыч. Пешерергә, турарга, бутарга да ашарга.

Шулай да берничә урынлы киңәш:

*яшелчәләр бер күләмдә алына;

*пешергәч, барлык яшелчәне бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк (җылы әйберләрне салкыннары белән бутасаң, салат тиз бозылачак);

*винегрет әзерләгәндә тимер савыт кулланмаска кирәк;

*яшелчәләрне суда түгел, ә фольгага төреп, духовкада пешерсәң, салат тәмлерәк була;

*шулай ук вак итеп туралган яшелчәләр дә салатның тәмен яхшырта;

*әзерләнгән соусны аз-азлап салып бутарга кирәк (соус савыт төбендә йөзеп йөрергә түгел, ә яшелчәләргә сеңәргә тиеш);

*чөгендерне аерым савытта соус белән бутап, аннан гына салатка салсаң, калган яшелчәләр кызармый;

*әгәр сез соус эшләми, көнбагыш мае белән генә бутыйсыз икән, тозны яшелчәләргә башта салып бутарга кирәк (майда тоз эреми).

*“Винегрет”ны өстәлгә бирер алдыннан бутыйлар, суыткычта саклау киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев