8 август 2026 яңалыклары
-
Актанышта Рушан Таҗетдинов истәлегенә хәтер тактасы ачылды
Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рушан Рәшит улы Таҗетдинов истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Тантанада Чечня, Әфганстан ветераннары, махсус хәрби операция ветераннары, авыл халкы, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары катнашты. Чараны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.
-
Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган
Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.