Актанышта Рушан Таҗетдинов истәлегенә хәтер тактасы ачылды
Бүген Актанышта махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рушан Рәшит улы Таҗетдинов истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Тантанада Чечня, Әфганстан ветераннары, махсус хәрби операция ветераннары, авыл халкы, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары катнашты. Чараны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.
Чарада Актаныш районы башлыгы Ватанны саклаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без бүген тыныч тормышта яшибез икән, бу — сезнең батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә, Чечня, Әфганстан һәм башка локаль конфликтлар аша узган якташларыбызга зур рәхмәт», — диде ул.
Рушан Таҗетдиновның якты истәлеге туганнары, якыннары һәм якташлары күңелендә мәңге сакланачак. Чарада мәрхүмнең якыннарына сабырлык теләделәр, ил иминлеге өчен гомерен багышлаган егетләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячагы ассызыкланды.
Рушан Таҗетдинов истәлегенә куелган хәтер тактасы — аның батырлыгына һәм Ватан алдындагы хезмәтенә хөрмәт билгесе. Ул киләчәк буыннарга якташларыбызның батырлыкларын онытмаска, тынычлыкның кадерен белергә һәм ил иминлеге өчен хезмәт иткән ир-егетләрнең исемнәрен күңелләрдә сакларга өндәп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев