9 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Актанышлыларны «Россиянең иң яхшы кышкы ишегалды» бәйгесендә катнашырга чакырабыз
«Бердәм Россия» сәяси партиясе 2022 елның 28 декабреннән 2023 елның 28 февраленә кадәр «Россиянең иң яхшы кышкы ишегалды» бәйгесе игълан итте. Бөтенроссия бәйгесендә Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала.
-
Ана капиталы һәм декрет түләүләре күләме арта
Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм декрет түләүләре күләме артуның төп сәбәбе минималь хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле.
-
Тимур Сөләйманов Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде
Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры вазифасыннан китте.
-
Туңып сәламәтлегенә зыян килгән райондашыбызга беренче медицина ярдәме күрсәтелгән
Кышкы салкыннарны онытып бетергәнбез. Айлар буе дәвам иткән кырлач салкыннарны быелгы 2023 ел кабат искә төшерде. Инде салкын һава торышыннан бер райондашыбыз зыян күрергә дә өлгергән. Бу хакта район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров хәбәр итте.
-
Актаныш шахматчылары «Шахматчы район» бәйгесеннән җиңү белән кайтты
6 гыйнварда Минзәләдә «Шахмат районы» шәхси-команда турниры узды. Ачык шахмат турнирында 2005 елгы һәм өлкәнрәкләр, 2006 елгы һәм кечерәк яшьтәгеләр арасында Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Менделеевск районнарыннан килгән 72 уенчы көч сынашты.
-
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышыннан: Салкында аеруча игътибарлылык таләп ителә
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов киңәшмәдә катнашкан вазыйфаи затларны көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрне вакытында чишәргә чакырды. Аларның барысы да соңгы вакытта хакимлек иткән салкын һава торышы белән бәйле.
-
В тонусе всесезонно
Тренд на осознанное потребление, а проще говоря, бережное отношение к ресурсам, прочно вошел в нашу жизнь.
-
Пучы җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов: Халыкны аномаль салкында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз
Бүген кискен салкынайтты. Соңгы хәбәрләр буенча иң суык төбәкләр районыбызның Чуракай һәм Татар Ямалысы авыл җирлекләре. Аннан кала Иске Байсар авылы- биредә авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров хәбәр итүенә караганда иртә белән термометр -39 градусны күрсәткән. Пучы һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә -35 градус салкын булган. Нәкъ менә шушы чорда газ, электр линияләрендә көчәнеш барлыкка килә, су торбалары туңа. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов «Авыл халкы белән күрешкәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлатам. Авылдашларның ватсап чатында да сак булырга чакырабыз. Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкче-белгечләренең иртәнге планеркасында да куркынычсызлык чаралары хакында искә төшердем», ди.
-
«Актаныш-информ»ның 2022 елда иң күп комментарий җыйган посты белән танышыгыз
«Актаныш-информ» район, республика вакыйгаларын бик тиз һәм объектив яктыртучы мәгълүмат челтәре.
-
“Ә безнең ишегалдында...” конкурсының районкүләм өлеше җиңүчеләре билгеле
“ТАТМЕДИА” АҖ игълан иткән йорт яннары территорияләрен бизәү буенча “Ә безнең ишегалдында...” конкурсының муниципаль этабында райондашларыбыз да катнашты.
-
Куда звонить при подозрений о готовящемся теракте и в любой другой чрезвычайной ситуации
Говорить по телефону следует, по возможности, спокойно, представившись и назвав свое местонахождение.