10 февраль 2024 яңалыклары
-
«Россия чаңгы юлы-2024» бәйгесеннән безнең яңа фотолар
Бүген районыбызда «Россия чаңгы юлы-2024» Бөтенроссия акциясе узды.
-
«Россия чаңгы юлы-2024» акциясеннән безнең репортаж
Бүген районыбызда «Россия чаңгы юлы-2024» традицион акциясе узды. Әлеге сәламәтлек бәйрәмендә укучылар, хезмәт оешмалары коллективлары, өлкән яшьтәге райондашларыбыз катнашты.
-
Олимпиадалардан җиңү белән!
Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында районыбызның ун укучысы призер булды. Афәрин, укучыларны, аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Фәттаховлар гаиләсенең беренче призын Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы көрәшчеләре отты
Актанышта милли татар көрәшен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту максатыннан районыбызда тагын бер матур көрәш турниры барлыкка килде. Фәттаховлар гаиләсе призына «Батыр» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы узды. Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы мәктәпләренең көрәш командасы иң көчлеләр булып чыкты, шулай итеп беренче призга нәкъ менә алар лаек булды.
-
Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган. Шул исәптән, Азнакай, Нурлат, Саба һәм Сарман үзәк район хастаханәләре өчен 4 компьютерлы томограф сатып алынган.