Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Фәттаховлар гаиләсенең беренче призын Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы көрәшчеләре отты

Актанышта милли татар көрәшен үстерү, балалар һәм яшүсмерләрне спортка тарту максатыннан районыбызда тагын бер матур көрәш турниры барлыкка килде. Фәттаховлар гаиләсе призына «Батыр» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында көрәш ярышы узды. Актанышның беренче санлы һәм Татар Ямалысы мәктәпләренең көрәш командасы иң көчлеләр булып чыкты, шулай итеп беренче призга нәкъ менә алар лаек булды.

Фәттаховлар гаиләсе призына үткәрелгән көрәш ярышы нәтиҗәләре:

Төп белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын- Татар Ямалысы мәктәбе;

2 урын- Богады мәктәбе;

3 урын- Яңа Әлем мәктәбе.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урын- Актанышның берече санлы мәктәбе;

2 урын- Пучы;

3 урын- Татар Суыксуы мәктәбе.

2006 елгы һәм аннан кечерәк яшь көрәшчеләр 12 үлчәмдә бил алышты. Призлы урынга чыгучыларга Энгель һәм Илнар Фәттаховлар медальләр һәм дипломнар тапшырды. Шулай ук "Иң яшь көрәшче", "Җиңүгә омтылыш", "Иң матур алым күрсәтүче" номинацияләрендә дә егетләргә бүләкләр бирелде.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев