10 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«Проба пера» бадминтон ярышында Актанышның беренче мәктәбе һәм гимназия укучылары җиңде
Бүген «Батыр» спорткомплексында «Проба пера» бадминтон ярышының муниципаль туры узды.
-
«Әнәк» агрофирмасы Иске Кормаш бүлекчәсе фермаларына юл сала башлады
Яхшы юл- ярты юл, диләр халыкта.
-
«Туган як» музеенда якташыбыз, күпьяклы талантлы шәхес Фарсель Зыятдиновның истәлекләре белән танышырга мөмкин (фоторепортаж)
Фарсель Зыятдинов Актаныш районында туып-үскән күренекле шәхесләрнең берсе. «Туган як» музеена аның хатыны Венера ханым бик якташыбыз белән бәйле бик күп истәлекле экспонатлар бүләк иткән.
-
«Актаныш юллары» җитәкчесе Радик Гаязов: Бу атнада Салих Хөснияров һәм Гамил Авзал урамнарын, алдагы дүшәмбедән хастаханә юлын төзекләндерәбез
«Актанышның бөтен татар дөньясына танылган гимназиясенә илтә торган юлны ни өчен карамыйлар икән?»- әлеге сорауны район халкы түгел, ә бөтенләй башка шәһәрләрдән килүчеләр биргәч, каралмаган юллар өчен үземә оят булып китә иде. Чыннан да Салих Хөснияров урамында иң күп машина хәрәкәте. Ә төзеклеге- ташка үлчим. Иртәннән үк бер-бер артлы мәктәп автобуслары юлга чыга, аннан эшкә, балалар бакчасына ашыгучы машиналар ташкыны пәйда була. Юлларның төзеклеге халык исәнлеге һәм иминлеге дигән сүз бит.
-
Бүген, Халыкара хисапчылар көнендә «Алтынчәч» бакчасы балалары район үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләрен котладылар
Бүген, ягъни 10 нчы ноябрь көнне төгәл саннар белән эш итүчеләр – бухгалтерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бигеләп үтәләр..
-
ҖЫР-БИЮЛЕ ЗУР БҮЛӘК
7 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Актаныш муниципаль районы Муса Җәлил исемендәге премия иясе Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты моны тагын кат дәлилләде. Сәнгать коллективы ансамбльнең оешуына 50 ел һәм дәүләт ансамбле статусын алганына ун ел тулу уңаеннан, юбилей концерты белән Чаллыга килеп зур бәйрәм ясадылар.
-
В ООО «АГРОЭЛИТГРУПП» требуется заведующий складом
В ООО «АГРОЭЛИТГРУПП» требуется заведующий складом.
-
Команда АО «Транснефть – Прикамье» стала лауреатом творческого фестиваля «Наше время – Безнен заман»
Работники «Транснефть – Прикамье» вошли в число победителей X ежегодного открытого республиканского телевизионного фестиваля творчества работающей молодежи «Наше время – Безнен заман». Результаты были озвучены 7 ноября 2022 года в г. Казани в рамках гала-концерта, завершившего трехдневную конкурсную программу.
-
«Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүчеләр төрле һөнәр ияләре эшчәнлеге белән танышты
“Һөнәр- утта янмый, суда батмый торган хәзинә” диелә татар халык мәкалендә. Һөнәргә өйрәтүне исә кече яшьтән башласак, әлбәттә, зур хәзинә диеп әйтә алабыз. Актанышның “Алтынчәч” 7 нче балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирүнең төп юнәлеше булып балаларны төрле һөнәр ияләре, аларның эш урыннары, һөнәр ияләренең башкарган хезмәте, эш кораллары, һөнәрләрнең җәмгыятьтәге файдасы белән таныштыру тора.
-
#БЕЗБЕРГӘ: Лугански чигендә хәрби хәрәкәттәге якташыбыз Рамил Хөсәеновның гаиләсенә райондашларыбыз зур ярдәм күрсәтте
Аскы Актанышта яшәүче ветеринар Рамил Хөсәенов район хуҗалыклары терлекчеләренә яхшы таныш. Белемле, оста куллы фельдшер Рамилгә мал авырса да, башка сораулар туса да гел мөрәҗәгать иткәннәр, ә ул кырык эшен кырык якка ташлап ярдәмгә ашыга торган белгеч булган.
-
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Актаныш хокук сакчылары җитәкчесенә яңа автомобиль ачкычы тапшырды
Бүген Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
-
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телим.