Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ҖЫР-БИЮЛЕ ЗУР БҮЛӘК

7 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Актаныш муниципаль районы Муса Җәлил исемендәге премия иясе Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты моны тагын кат дәлилләде. Сәнгать коллективы ансамбльнең оешуына 50 ел һәм дәүләт ансамбле статусын алганына ун ел тулу уңаеннан, юбилей концерты белән Чаллыга килеп зур бәйрәм ясадылар.

 

 

                    Татар халкы гомере буена шатлыгы булса җырга күчергән, хәсрәте булса җырлап, кайгысын суга салган. Җырлаганның биергә дә исәбе бар. Безнең Актаныш якларында элек-электән җыр-биюгә, сәнгатькә мөкиббән тырыш һәм уңган халык яши.  Татар дөньясына  Әлфия Афзалова, Хәнәви Шәйдуллин, Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, Лилия Муллагалиева  һәм башка бик күп җырчылар үстереп биргән данлыклы як ул – Актаныш. Актанышта моннан илле ел элек Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешу да табигый хәл. Ансамбль чыгышларын карап, алар башкаруындагы югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләренә сокланмаган кеше татар дөньясында табылмас. Дөрес, мондый осталыкка ирешү, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт сорый. Әйткәнемчә, актанышлылар нинди генә эшкә тотынмасыннар, беркайчан да сынатмыйлар. Җырлап эшләгәннең, җырлап яшәячәген кечкенәдән күңелләренә сеңдереп үскәннәр диярсең.  Тумыштан булган талантларын үстереп, үҗәтләнеп, күпләр сокланырлык нәтиҗәләргә ирешәләр.

7 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Актаныш муниципаль районы Муса Җәлил исемендәге премия иясе Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерты моны тагын кат дәлилләде.

 Сәнгать коллективы ансамбльнең оешуына 50 ел һәм дәүләт ансамбле статусын алганына ун ел тулу уңаеннан, юбилей концерты белән Чаллыга килеп зур бәйрәм ясадылар.

 

Бәйрәмдә Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Икмәк кабул итү предприятиесе генераль директоры, Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Фәнис Таҗетдин улы Газетдинов, Яр Чаллы шәһәренең якташлык ассоциясе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Мөхәммәт кызы Рзаева, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы Башкарма комитет җитәкчесе Фидәрис Фәндәвис улы Хәбибуллин чыгыш ясадылар.

Әлеге бәйрәмне Чаллыдагы актанышлыларга, тамашачыларга Актаныш якташлык җәмгыяте бүләк итте. Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Таҗетдин улы әлеге бәйрәм концертының Чаллыдагы актанышлыларга килеп ирешуен якташлык җәмгытенең иницатив төркемендәге якташларыбыз: Байсар авылы егете Рәдис Һашимов, Күҗәкәдән Рафак Шәрәфетдинов, Түке авылы егете Вәфир Гыймазетдинов, Апач авылыннан Арсен Рахманов, Олы Имән авылыннан Дамир Имамов һәм күптән түгел генә килеп кушылган Актаныш егетләре Рөстәм Вәкилов белән Айдар Суфиевлар тормышка ашыруын әйтеп,  игелекле ярдәмнәре өчен аларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук бу очрашу, бу концерт Чаллыда яшәүче якташлар белән районыбызның яңа җитәкчесе Ленар Рафак улы Зариповның актанышлыларны күреп, үзен күрсәтеп китү өчен дә мөһим икәнлеген җиткерде.

Актаныш район башлыгы Ленар Зарипов залдагыларны шәхсән үз исеменнән, районы хакимияте башлыгы, район Башкарма комитет исеменнән сәламләде һәм Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Таҗетдин улына бәйрәмгә чакырганы өчен рәхмәт белдерде.  Ул үзенең чыгышында мондый чараларның кирәклеген ассызыклап әйтеп үтте:

 – Мондый кичәләрне оештырырга кирәк. Чөнки җыр-моң ул барыбызга да бераз мәшәкатьләрне, авырлыкларны онытып торырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә өлешчә мобилизациягә киткән егетләребезнең җиңеп исән-сау кайтуына ышаныч өсти.

Ленар Рафак улы ансамбль коллективын юбилее белән котлап, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде:

 – Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансмбле коллективын юбилее белән котлыйм. Аларга иҗат уңышлары телим. Алар һәрвакыт юлда. Юлларда исән-сау йөрергә, дөньялар тынычланып, һәрвакыт бергә булып яшәргә язсын.

Әйе, бүгенге катлаулы, өлешчә мобилизация барган, кешеләр күңел төшенкелегенә бирелгән чорда чын сәнгать осталарының чыгышы һәркемнең йөрәгенә яшәү көче өстәгәнлеген берәү дә инкарь итмәс. Ә инде сәнгаткярләрнең үз районының йөзек кашы булуы күңелдә горурлык хисләре уята.

Яр Чаллы шәһәренең якташлык ассоциясе рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Мөхәммәт кызы Рзаева Чаллыда утыз дүрт якташлык җәмгыяте оештырып, ел саен очрашулар үткәреп, һәр район кешесен туган ягы белән бәйләп тора. Бу гади генә очрашулар түгел. Әлеге очрашулар нәтиҗәсендә күпме игелекле гамәлләр башкарыла. Якташлар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп бик күп эшләр башкаралар, илгә-көнгә үрнәк булып яшәүләрен дәвам итәләр. Каладагылар да туган якларында эшләнгән эшләрдән, яңалыклардан хәбәрдар булып торалар.  

– Илшат Шәехович Фәрдиев белән Энергетик мәдәният сарае яңартылды. Аның ярдәмен гел тоеп торабыз. Без һәрвакыт аңа рәхмәтле,  –  дип, Гөлзадә Рзаева үзенең чыгышында Татарстан Республикасы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле якташыбызга рәхмәтен белдерде. Ул үзенең сүзен дәвам итеп: «Быел якташлык җәмгыятьләре арасында республикакүләм ярышта Актаныш якташлык җәмгыяте беренче урынны алды.»  – дигәндә тамашачылар сөенечләрен белдереп, залны алкышларга күмделәр.

Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы Башкарма комитет җитәкчесе Фидәрис Фәндәвис улы Хәбибуллин  Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамблен юбилее белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде: «Актаныш районы ул элек-электән мәдәният-сәнгать өлкәсенең үзәге булып торды. Ул Әлфия апа Авзалова белән данлыклы булса, хәзер Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән данлыклы районнарыбызның берсе.  Елдан-ел концертлар куеп, безне сөендереп, Чаллы шәһәрендә  бергә матур итеп аралашып, эшләп, яшәп гомер итәргә язсын!»

Якташлар җәмгыятенең эшчәнлеген тиешле югарылыкта оештырып, инде унбиш ел буена актанышлыларны яңа үрләргә әйдәүче Фәнис Таҗетдин улы үзебезнең Агыйдел ансамблен тагын бер кат котлап, якташлар исеменнән ансамбль коллективына истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәм:

 – Ике яшь егетебез, үзебезнең күз алдында үскән егетләр бик авыр камыт киде. Аларга шушы авыр хезмәтләрендә уңышлар, яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен телик!  – дип, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зариповка һәм  Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы Башкарма комитет җитәкчесе Фидәрис Фәндәвис улы Хәбибуллинга  барлык якташлар исеменнән уңышлар теләде.

Зал тулы тамашачылар данлыклы ансамбльнең һәр чыгышын йотлыгып карадылар. Үзешчән артистлар башкарган һәр җыр, һәр бию тамашачының йөрәгенә үтеп керде. Залда алкышлар тынып тормады. Сокланып туймаслык, югары дәрәҗәдәге чыгышлар күңелләрне сафландырып, яшәргә көч өсти.  Нәзакәтле артистлар үзләренең зәвыклы киемнәре, музыкаль композицияләрне  искиткеч югарылыкта башкару осталыгы, нәфислекләре, күңелләрне айкап сафландыра торган җырлар белән тамашачыны бөтенләе белән  әсир иттеләр.   Шәхсән үзем, бар дөньямны, бөтен мәшәкатьләремне онытып, күңелем белән җырлап, биеп утырдым. Башкалар да концертны нәкъ шундый кичерешләр белән карагандыр дип уйлыйм. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, рәхмәт туган ягым талантларына. Рәхмәт безне бергә җыйган якташлык җәмгыятенә.

Иң зур рәхмәтләребез, зур тарихка ия ансамбльнең җитәкчесе Лилия Мәүләви кызы Ялаловага, сәнгать җитәкчесе Лилия Равил кызы Фәтхуллинага, баш хормейстры Наил Мөхәмәтҗановка һәм концерт программасын әзерләүдә үзенең хезмәт куйган һәр хезмәткәргә, һәр артистка. Җырчы сандугачыбыз – Рәзилә Галиевага аеруча зур рәхмәтебез. Бәйрәмнең тагын бер бизәге, шушы ансамбльдә иҗат юлын башлап җибәргән, күренекле якташыбыз,  Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин булды. Кабатланмас тавышлы җырчыбыз якташларны хөрмәт итеп, Казаннан кайтып, Чаллы тамашачысы алдында чыгыш ясады. Юкка гына Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамблен – Актанышыбызның йөзек кашы димиләр. Ансамбль инде Актанышның гына горурлыгы димәс идем. Ул бөтен Татарстаныбызның, татар милләтенең горурлыгына әйләнгән, чит илләрдә, чит төбәкләрдә чыгышлары белән халык күңелен яулаган данлыклы иҗат коллективы. Без – актанышлылар якташларыбызның уңышлары белән чиксез горурланабыз.   Юбилейлары белән котлап коллективтагы һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат уңышлары телибез. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булып, җырларыгыз, биюләрегез белән халык күңелен уятып, моңланганда юатып, озак еллар иҗатыгыз белән сөендереп яшәргә язсын. 

 

Әлфия Ситдыйкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев