11 февраль 2022 яңалыклары
-
Актаныш мөгаллимнәре Башкортстанда
Бүген, 11 февраль көнне Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы җитәкчелегендә, гимназия директоры Венера Нәсих кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы, инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Уфа шәһәрендә булып, 44 номерлы полилингваль гимназия, 20 номерлы гимназия, Мостай Кәрим исемендәге 158 нче башкорт гимназиясе, Рәми Гарипов исемендәге гимназия эшчәнлеге белән таныштылар.
-
ЮХИДИ Татарстан машина йөртүчеләренә начар һава шартларында юлларда куркынычсызлык турында искә төшерә
Бүгенге көндә республикада начар метеорологик шартлар хакимлек итә.
-
"Туган авылым минем" бәйгесенә: Чирүем!
Мин Зарипова Рәсимә Актаныш авылында яшим, лаеклы ялда,шигырьләр иҗат итәм, "Агыйдел дулкыннары" әгъзасе. Туган җирен,туган авылын,туган нигезен – кем генә яратмый да , кем генә аңа табынмый икән. Еллар үткән саен минем өчен бу өч сүз тагын да кадерләнә генә бара. Кая гына барсам да , кайда гына яшәсәм дә , куңелем дә һәр вакыт туган авылым , туган йортым, газиз әнием булыр...
-
Шимбә, якшәмбе көннәрендә “Лачын” боз-спорт сараена массакүләм шууга рәхим итегез!
Районыбызның “Лачын” боз-спорт сарае һәркемгә ачык.
-
Кечкенә авыллардагы яшьләр өчен торакка бәйле махсус программа кабул итәчәкләр
Авылларда яшьләрне саклап калу—ул комплекслы мәсьәлә, дип саный республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. “Яшьләргә нәрсә кирәк? Эш һәм торак кирәк. Тагын өченчесе — ял итүне оештыру. Алар бүген ачык дөньяда яши һәм кемнең ничек яшәвен күрә. Аларга да шундый мөмкинлекләрне булдырырга кирәк”, - ди министр.
-
География фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында Актаныш укучылары- призерлар!
География фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының регион этабында Актанышның беренче мәктәбе укучысы Хәйретдинова Гөлназ, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары Солтанов Самат белән Чекалин Гадел призер булды.
-
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ЧЫГЫШЫННАН: Сәнәгать структурасында иң зур өлеш нефть чыгару тармагына туры килә
Быел районның тулаем продуктының үсешенә зур йогынты ясаучы нефть компанияләре барлыгы 420 мең тонна нефть чыгарды.
-
"Мунчадан ут лапаска, аннан гаражга күчте...": Балтач районында фаҗига
Балтач районының Бөрбаш авылында Габдрахмановлар хуҗалыгында ут чыгып, сарайлары, гаражлары һәм иске мунчалары янып беткән. Ярый әле, ут йортыбызга күчмәде, авыру улыбыз белән урамда калган булыр идек, ди Лариса. Ринат белән Ларисаның 22 яшьлек уллары Руслан өч ел инде инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә.
-
АКТАНЫШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ЯСАЛМА АКЫЛ: Килеп керүгә укучының температурасын үлчи, дәресне ошатмаса, чарасын күрә
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта цифрлаштыру капкадан керүдән үк башланып китә, яңа бинабыз һәрьяклап видеокүзәтү камералары белән уратып алынган. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта цифрлаштыру капкадан керүдән үк башланып китә. Актаныш районында гына түгел, бөтен республикага цифрлаштыруда үрнәк ул. Республикада дүртенче булып "Адымнар" статусында ачылган күптелле гимназиядәге югары технологияләр турында таныштыруын сорап без уку йортына журналист запросы юлладык. Озак та үтми сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ның мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Фирзәр Ришат улы Әюповтан бу хакта тәфсилле аңлатма килде.
-
Туган авылым- Әтәсем! Лиана Шакирова
Туган авылым- Әтәсем! Туып үстем Әтәс авылында, Шунда үтте минем балачак. Яшәсәм дә хәзер башка җирдә Ул исемдә мәңге калачак.
-
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ХИСАБЫННАН: Агрегат заводы 2021 елда продукция күләмен ике тапкыр арттырды
2021 нче елда, Актаныш агрегат заводы КамАЗ автомобильләре өчен җитештерелгән запас детальләр ассортиментын 35 дән 50 гә кадәр җиткерде. Шулай ук, йөк машиналарына арткы күпер механизмы узелын, балансир күчәрләрен җитештерә башлады. Җитештергән продукциянең күләмен икеләтә арттырып, 618 млн.сумга җиткерде. 115 эш урыны булдырылды.
-
Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада тренировкасыннан йөзен каплап китте
Билгеле булганча, Вәлиеваның допинг-үрнәге уңай нәтиҗә бирде.
-
“Бисмилла” дип изге җомга көнендә: Актанышта хәләл сугым пункты ачылды
Актанышта икенче сугым пункты эшли башлады. Бүген район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык рәисләре катнашында санитария-эпидемиология таләпләренә туры килә торган цехны ачу булды.
-
РАЙОНДАШЛАР, ЯҢАЛЫК: Бүген районда рәсми сугым сую урыны ачылды
Район башлыгы Энгель Фәттахов Чувашиядән килеп сугым цехы ачып җибәргән эшмәкәр Азат Шәйдуллинга һәм аның командасына уңышлар теләде.
-
Районның социаль-икътисадый хәле ничек?
"Актаныш районының социаль-икътисадый күрсәткечләребез уңай динамикада" - дип билгеләде муниципаль район башлыгы Энгель Нәвәп улы Фәттахов.