Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ХИСАБЫННАН: Агрегат заводы 2021 елда продукция күләмен ике тапкыр арттырды

  2021 нче елда, Актаныш агрегат заводы КамАЗ автомобильләре өчен җитештерелгән запас детальләр ассортиментын 35 дән 50 гә кадәр җиткерде. Шулай ук, йөк машиналарына арткы күпер механизмы узелын, балансир күчәрләрен җитештерә башлады. Җитештергән продукциянең күләмен икеләтә арттырып, 618 млн.сумга җиткерде. 115 эш урыны булдырылды.

         Ел ахырына, оешма акча керемен 1 млрд. 150 млн. сумга, 2023 нче елга 1 млрд. 500 млн. сумга җиткерү бурычын куя.

        “Актаныш” сәнәгать паркының мәйданы кинәйтелгәннән соң, “Актаныш агрегат заводы” биредә резидент булып теркәлде. Модернизацияләнгән производстводан тыш, яңа җитештерү объектларын сафка бастыруга 50 млн. сумлык инвестиция җәлеп итте. 2022 нче елда завод инфраструктура төзелешенә һәм кронштейннар ясау өчен җиһазлар сатып алуга 120 млн. сум инвестиция үзләштерергә планлаштыра.

                Менеджмент һәм персонал белән идарә итү системасы кертелә. Киләчәктә эшчеләрнең уртача хезмәт хакын 40 мең сумга җиткерүне күздә тота.

               Булган базада модернизацияләнгән производстводан тыш, «Актаныш» сәнәгать мәйданчыгында яңа җитештерү объектлары булдыру һәм дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев