11 июнь 2015 яңалыклары
-
Тикшерү бүлеге җитәкчесе кабул итә
16 июнь көнне иртэнге 9.30 минуттан кондезге 12гэ кадэр РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков халыкны кабул итә. Кабул иту урыны: Актаныш авылы, Ленин урамы 61 б йорты. Кабул итүгә алдан язылу мәжбүри. Телефон: 8 (8552) 47-06-35.
-
Актаныш сабантуе быел да гаҗәпләндерде
6 июньдә - районыбыз авылларында, 7 июньдә Актанышта милли бәйрәмебез Сабантуйлар үтте. Халык күңелле ял итте. Төрле мавыктыргыч уен-бәйгеләр, җыр-биюләр, спорт ярышлары белән үрелеп барган әлеге чараларда, иң мөһиме, хезмәт кешесе данланды. Сабантуе - хезмәт туе. Язгы кыр эшләре төгәлләнү белән бәйле элек-электән сакланып килгән әлеге чара ел саен яңалыклары...
-
“Актаныш таңнары” газетасына язылырга соңга калмагыз!
2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылу тәмамланырга да ике атнадан артык кына вакыт калды. Хөрмәтле абунәчеләребез, тормыштан артта калмыйм, һәр нәрсәдән хәбәрдар булыйм, дисәгез, тиз арада яраткан газетагызга язылыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 528 сум. Ә мөхәрриятнең үзеннән килеп алучыларга ярты елга язылу бәясе - 330...
-
“Чишмә” хуҗалыкларында район хуҗалыкларының баш агрономнары белән семинар-киңәшмә булып узды
10 июнь көнне "Чишмә" хуҗалыгында район хуҗалыкларының баш агрономнары белән игеннәрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә булып узды. Икмәкне кабул итүгә, эшләгән эшләргә һәм алдагы бурычлар турында мәсьәләләр күтәрелде. "Чишмә" хуҗалыгының басулары карап үтелде, амбар әзерлеге белән таныштыру булды.
-
9 июнь көнне “Таң” хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсендә район хуҗалыкларының баш инженерлары белән киңәшмә үтте.
9 июнь көнне "Таң" хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсендә район хуҗалыкларының баш инженерлары белән киңәшмә үтте. Терлек азыгы әзерләү техникаларының торышына анализ ясалды. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүгә кереп китмәгән хуҗалыкларның инженерларына шелтә белдерелде. Бөртекле ашлык сугу комбайннарының ремонтын тизләтү бурыч итеп куелды. http://aktanysh.tatarstan.ru
-
Сабантуй 2015 (фотолар)