Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш сабантуе быел да гаҗәпләндерде

6 июньдә - районыбыз авылларында, 7 июньдә Актанышта милли бәйрәмебез Сабантуйлар үтте. Халык күңелле ял итте. Төрле мавыктыргыч уен-бәйгеләр, җыр-биюләр, спорт ярышлары белән үрелеп барган әлеге чараларда, иң мөһиме, хезмәт кешесе данланды. Сабантуе - хезмәт туе. Язгы кыр эшләре төгәлләнү белән бәйле элек-электән сакланып килгән әлеге чара ел саен яңалыклары...

6 июньдә - районыбыз авылларында, 7 июньдә Актанышта милли бәйрәмебез Сабантуйлар үтте. Халык күңелле ял итте. Төрле мавыктыргыч уен-бәйгеләр, җыр-биюләр, спорт ярышлары белән үрелеп барган әлеге чараларда, иң мөһиме, хезмәт кешесе данланды. Сабантуе - хезмәт туе. Язгы кыр эшләре төгәлләнү белән бәйле элек-электән сакланып килгән әлеге чара ел саен яңалыклары белән хозурландыра. Быелгы үзенчәлек Сабантуйның кече мәйданында чын авылча Сабантуй үткәрү һәм "Президент белән бергә" - "Спортчан Татарстан" хәрәкәтенә - ГТО нормаларын тапшыруга юнәлдерелде.
Актанышыбызның район сабантуй мәйданы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Җир җиләкле, яшел агач-куаклы, уйсу ярлары тирә-юньгә матурлык өләшәләр. Тау башыннан киң дәрья булып күренгән елга-күлләр күрше республикага килеп тоташа. Бер ягы - биек тау итәге, икенче ягы - балыклы тирән күл, өченче ягында тулпар атлар чабышы урыны (затлы ипподромнар читтә торсын), ә төп капка ягында, Актаныш, Ирмәш авыллары белән кушылып, җәяүлегә дә, машиналыга да йөрү өчен уңайлы "яшел ут" көйләнгән.
Актаныш Сабантуен күрергә дип читтә яшәүче якташларыбызның ашкынып кайтуларын беләбез. Быел да ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, язучылар Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов, Ягъсуф Шәфыйков, Айгөл Әхмәтгалиева, җырчы Асаф Вәлиев бәйрәмебезнең уртасында булдылар.
Бәйрәмнең бөеклеге - аның саф татар телендә, татарга гына хас кунакчыллык, юмартлык, киң күңеллелек, тыйнаклык һәм зур тырышлык белән оештырылуында. Тарихы бик тирәнгә киткән халык бәйрәме буыннан-буынга күчеп килә, берсе дә аннан баш тартмый, яңа имиджлар белән баетылып торса да, элеккеге сабантуй элементлары яшьләрнең дә күңеленә хуш килеп, якынрак үтеп керә.
Актаныш Сабантуе башланыр алдыннан читән коймалар, чигүле сөлгеләр, бизәкле авыл өйчекләре белән бизәлгән киң ишегалдында өздереп гармун уйнадылар. Татарча биеделәр. Җиделе биюләренә олы яшьтәге апалар да теләп кушылды. Бар да татар милли киемнәреннән иде. Аларга район башлыгы Фаил Камаев һәм Казан кунагы - якташыбыз Энгель Фәттахов кушылды. Өздереп уйнаган бию көе йөрәкләрне җилкендерми каламыни!?
Кече авыл бәйрәмен үткәрүгә барлык авыл җирлекләре дә тартылды. Яңа Әлемнең данлыклы әкият театры курчакларына да "эш табылып торды".
Икенче бер кече мәйданчык - бераз заманчарак. Ул "Президент белән бергә" - "Спортчан Татарстан" Республика хәрәкәтенеке иде. Әлеге хәрәкәт Татарстанның барлык район-шәһәрләрендә үз мәйдан-чыкларын булдырды. Аларда һәркем үзенең көчен сынап карый ала. Иң актив катнашучыларга призлар, мактау кәгазьләре тапшырыла.
"Спортчан Татарстан"нан Энгель Фәттахов та, Фаил Камаев та читтә калмадылар. Әле генә мәйдан уртасында биеп йөргән җитәкчеләр көч сынашырга мәйдан уртасына чыгып бастылар. Фаил Камаев гер күтәрде, ә Энгель Фәттахов отжимание ясады.
Татарстан Президенты карары нигезендә башланган ГТО нормаларын тапшыруның төп этабы хезмәт коллективлары катнашында көз айларында башланып китте, аннары кышын дәвам итте. Җәйгесе Сабантуена туры килде.
"Президент белән бергә" Республика хәрәкәте халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт чараларын пропагандалауга зур игътибар бирә. Казан - бүген Россиянең профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә шөгыльләнергә иң яхшы инфраструктурасы булган спорт башкаласы ул. Республикага Россия һәм дөнья күләмендәге спорт чараларын оештыруны ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә су спорты төрләре буенча гаять зур халыкара чемпионат Казанда үтәчәк. 2018 елда исә Татарстан Республикасы футбол буенча чемпионат этабын кабул итәргә җыена.
Район Сабантуеның төп мәйданында чара театральләштерелгән тамаша белән башланды. Татар халкының борынгы чорыннан бүгенге көненә кадәрге вакыйгалар җыр-бию һәм техника парады аша күрсәтелде. Хезмәт алдынгылары, аларның җитәкчеләре махсус бизәлгән атларда, автомашиналарда мәйдан уртасыннан үттеләр.
Аннары район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән котлап, Сабантуй әләмен күтәрергә дип район алдынгыларын алга дәште. Әлеге мәртәбәгә 2015 елның кыр батыры, "Актаныш" агрофирмасы Нью Холланд тракторында Грейт-Плейнз комплексын иярләүче Нияз Гафуров һәм 2014 елгы көрәш батыры Раил Сираев ия булды.
Сабантуйда район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалды. Хуҗалык җитәкчеләренә, механизаторларга, савымчыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук авылларны төзекләндерүгә бәя бирелде.
Һәр елдагыча, спорт уеннары теләгән һәркемне җәлеп итәрлек мавыктыргыч төстә үтте: ат чабышы үзенең җанатарларын бергә җыйды. Капчык сугышы, ласт киеп йөгерү, кул көрәштерү, гер күтәрү, туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, йөгерү, аркан тартышу, суга чумып балык тоту, "иң көчле" уенчыны ачыклау, чиләк белән су ташу, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү - һәрберсенең үз катнашучысы, үз тамаша кылучысы бар. Ә милли көрәш - иң чыдамнар, түземлеләр өчен. Аны карамыйча, җиңүчене күрмичә өйгә кайтмыйлар, сабантуйны төгәлләмиләр.
Яшьләр арасында Меңнәр авылыннан Ренат Камалов батыр калды. Абсолют батыр исемен Актаныш авылыннан Рәзил Гәрәев яулады.
Уңыш - 2015
Язгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча бүләкләнделәр
35 яшькә кадәрге механизаторлар арасында:
Илнар Мусин ("Эконом" хуҗалыгыннан МТЗ-82 тракторын иярләүче) - I, Васил Локманов ("Башак", МТЗ-1221 тракторы) - II, Илмир Шәйгәрданов ("Чишмә", "Челленджер" тракторы) - III;
35 яшьтән югары механизаторлар арасында:
Илфат Хәкимов ("Нур", МТЗ-1221 тракторы) - I, Илдус Нуртдинов ("Наратлы", МТЗ-1221 тракторы) - II, Рамис Хәертдинов ("Нигез", Маккормик тракторы) - III;
Зур егәрлекле чәчү комплексы белән эшләүче механизаторлар арасында:
Алмас Сәмигуллин ("Тамыр", "Челленджер" тракторында ДМС комплексын иярләүче) - I, Илнар Галиев ("Әнәк", Джон Дир тракторында ДМС комплексын иярләүче) - II, Рәвис Идрисов ("Таң", Маккормик тракторында Агродиск комплексын иярләүче) III урыннарга ия булдылар.
2015 елның кыр батыры исеме "Актаныш" агрофирмасы Нью-Холланд тракторында Грейт-Плейнз комплексын иярләүче Нияз Гафуровка бирелде, аңа "Кыр батыры" тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Актаныш муниципаль районында чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында "Иң төзек авыл җирлеге" исеме Пучы, Яңа Әлем, Югары Яхшый, Актанышбаш, Киров авыл җирлекләренә бирелде. Авыл җирлеге башлыкларына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә "Иң төзек оешма" исеменә кече нефть компаниясе, һөнәр техникумы, үзәк хастаханә, 1нче, 2нче мәктәпләр лаек булдылар. Оешма җитәкчеләре шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев