11 октябрь 2025 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен каршылап: Мактаулы игенчеләребезне хөрмәтлик
12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек. Әлеге байлыкны тудыруда «Әнәк» агрофирмасы уңганнары да саллы өлешләрен кертте.
-
Актанышның инвалидлар җәмгыяте спортчылары ярышларда җиңү яулый
Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең шахмат-шашка осталары Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында узучы ярышта катнаша. Республиканың барлык шәһәр, районнарыннан килгән вәкилләр җиңү өчен көч сынаша.
-
Татарстанда «Пушкин картасы» буенча 400гә якын мәдәният объектына кереп була
Татарстан Республикасы икенче ел рәттән «Гаилә» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип таныла.
-
Иске Сәфәр һәм Иске Кадермәт авылы халкы Пучы картлар йортына гошер сәдакасы тапшырды
Иске Сәфәр һәм Иске Кадермәт авылы халкы көзге уңыштан гошер сәдакасы жыйды.
-
Үзебезнең сөттән сыр ясыйбыз
Базардан сөт сатып алып, өйдәге шартларда да сыр ясап була. Матур, натураль, үзе тыгыз, туклыклы, телемнәргә кискәндә дә әйбәт киселә, ватылмый. Тәме буенча каймак тәмен хәтерләтә. Бутербродларга менә дигән! Чама белән 400 г күләмендә сыр барлыкка килә.