Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен каршылап: Мактаулы игенчеләребезне хөрмәтлик
12 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм республикада тулаем җыем буенча алдынгы урыннарны яулап, авыл хуҗалыгында үзебезнең күркәм традицияләрне саклап калуга ирештек. Әлеге байлыкны тудыруда «Әнәк» агрофирмасы уңганнары да саллы өлешләрен кертте.
Яңа Әлем авылыннан Илнур Сәетгәрәев "Әнәк" агрофирмасына килеп сигезенче елын эшли. Урып-җыю чорында Илнур кебек җитез, уяу һәм игътибарлы шоферлар алтын бәясенә тиң.
Алайса олы юлларда әрҗәдән коелып барган бөртекләрне күреп йөрәк әрни. Битарафлык, саксызлык аркасында иртә яздан бик күпләрнең хезмәте әнә шулай аяк астында ауный кебек. Илнур үзе амбар белән басулар арасын көненә унбишәр тапкыр урый. КамАЗ йөк автомобилендә арпа, бодай, рапс, карабодай, көнбагыш кебек культураларны ташый. Хезмәтен яратып башкарган игенчеләребез район яңалыкларын да бик кызыксынып күзәтә.
Без очратканда Илнур "Актаныш" таңнары" газетасын укый иде, көнбагыш бөртекләре төялгәнен көткәндә вакытын бушка уздырмый ул. Аны күргәч, күңелләргә рәхәт булды. Игенчеләр арасында үзебезнең укучыларның да булуына сөенеп кайттык.
Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме алдыннан барлык игенчеләребезгә, тракторчы-механизаторларыбызга, машина йөртүчеләребезгә, белгечләргә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтәбез. Сезнең фидакарь хезмәтегез табыннарыбызны сыйлы һәм мул итә. Киләчәктә дә туган ягыбызның патриотлары булып, "Актаныш игенчесе" дигән мактаулы исемгә тап төшермичә яшәргә, эшләргә язсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
АНАК бетмаде мени але ул?
0
0