12 апрель 2026 яңалыклары
-
Пучы һәм Актанышның икенче мәктәбе командасы Лаештан уңышлар белән кайтты
Лаеш районында «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» бәйгесе узды. Анда Актаныш районыннан ике мәктәп командасы – Пучы мәктәбе һәм Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары катнашты.
-
Бүген Комонавтика көне!
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән, СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.