Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Пучы һәм Актанышның икенче мәктәбе командасы Лаештан уңышлар белән кайтты

Лаеш районында «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» бәйгесе узды. Анда Актаныш районыннан ике мәктәп командасы – Пучы мәктәбе һәм Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары катнашты.

Алар Юл куркынычсызлыгы ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Бәйге бик күп көч һәм җитди әзерлек таләп итә. Аеруча бәйгегә катнашырга теләк белдергән ата-аналарның чыгышларын карау сөендерде. Алар бердәм булып, эштән соң вакыт табып әзерләнгәннәр, ерак араларны якын итеп, матур чыгышлары белән тамашачыларны шатландырганнар.

Чыннан да, мәктәптә нәрсә генә өйрәтсәләр дә, бала өчен иң беренче үрнәк – әти-әни. Балалар әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев