13 апрель 2024 яңалыклары
-
Вәсим Вахитов «Актаныш таңнары»на яздырган икенче төркем инвалид райондашыбыз: Пенсиям аз булгач, газетаны 5 ел алдырмадым
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим абый Вахитов игелекле гамәлләре белән райондашларыбызны һәрвакыт сөендереп тора. Әле генә Вәсим Хуҗаҗан улы сәламәтлекләре чикле 20 райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды. Моңа кадәр дә инвалидлар оешмасы белән элемтәгә кереп мохтаҗларны район газетасына яздырып килде ул.
-
Актанышта атаклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат ярышы уза
Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, бүген Актанышта ундүртенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды.
-
Район башлыгы Кубогына көрәш турнирында Татар Ямалысы һәм Актанышның беренче мәктәбе командалары җиңде
Актанышта мәктәп укучылары арасында район башлыгы Кубогына көрәш ярышлары узды.
-
Районыбыз укучылары «Укый торган гаилә- укый торган ил» конкурсында җиңде
Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә «Читающая семья- читающая страна» республика бәйгесенә йомгак ясалды.
-
Райондашларыбыз бердәм төстә өмәдә катнашты
Райондашларыбыз бердәм төстә Актанышны чистарту өмәсендә катнашты.
-
Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды
Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2023-2025 елларга исәпләнгән әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә.