Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Вәсим Вахитов «Актаныш таңнары»на яздырган икенче төркем инвалид райондашыбыз: Пенсиям аз булгач, газетаны 5 ел алдырмадым

Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим абый Вахитов игелекле гамәлләре белән райондашларыбызны һәрвакыт сөендереп тора. Әле генә Вәсим Хуҗаҗан улы сәламәтлекләре чикле 20 райондашыбызны «Актаныш таңнары» газетасына яздырды. Моңа кадәр дә инвалидлар оешмасы белән элемтәгә кереп мохтаҗларны район газетасына яздырып килде ул.

Пучы авылында яшәүче икенче төркем инвалид Филүзә Нурмөхәммәтованың почта тартмасына газета-журналлар салынмаганга биш еллап вакыт үткән.

2024 елга чыккач көтелмәгән Яңа ел бүләге ала ул. Атна саен Филүзә апаларга «Актаныш таңнары» газетасын китерә башлыйлар.

Гомер буе бозаулар караганга, әллә хуҗалык яздырдымы икән, дип тә уйлый. Үзе кебек 20 инвалидка Казандагы якташыбыз Вәсим Вахитовның район газетасына яздыруын ишеткәч, бермәл тынсыз кала.

Газетаны кулына алган саен Вәсим Хуҗаҗан улына рәхмәт укый.

- Газета укырга бик яратам мин. Электән язылмый калмадык. Акча җиткерә алмый башлагач, язылудан туктадык. Чөнки пенсияләребез бик аз, санаулы акчаны бөтенесенә дә җиткерә алмыйбыз. Вәсим абыйга безнең кебекләрне искә алып газеталы итүенә мең рәхмәт,- ди Филүзә апа.

Филүзә апаның сәламәтлеге какшагач, тормыш белән элемтәсе чикләнә. Кулын авырттырып операция ясата, икенчесенә барырга торганда иренә инсульт була да, 7 ай аны карый. Ире вафат булгач, өй эчендә егылып имгәнә. Тәне авыртса да табибларга бармый. Баксаң авыру мыштым гына тамыр җәеп яткан, Филүзә апада онкология авыруы табалар. Хәзер ул икенче төркем инвалид. Социаль хезмәткәр карамагында, Рита Шәмсиева Филүзә апаны, аның әнисен көн дә килеп тәрбияләп, өйләрен җыеп, ашау әзерләп, башка төрле ярдәм күрсәтеп китә. Менә шундый соры төсмерле бертөрле көннәрдә бөтен юанычы Филүзә апаның газета!

-  Гөлсинә исемле почтальоныбыз Чәчердән килеп эшли. Газетаны вакытында тарата. Район яңалыклары белән танышып барам, барысын да беләсем килә. Газетада рекламалар, телевидение программасы да бар,- ди героебыз. 

Түке авылында туып,  Пучыга килен булып төшкән Филүзәнең биредә яши башлавына 36 ел. Башта шәһәрдә эшли, авылга кайткач хуҗалыкка бозаулар карарга керә. Инде пенсиягә чыгып бераз ял итеп яшәрмен дигәндә генә 62 яшендә тормыш аны нык кына сыный. Район инвалидлар оешмасы мондый вакытта мохтаҗларның үзләрен генә калдырмый, ничек тә ярдәм күрсәтергә тырыша. Филүзә Нурмөхәммәтовага 15 мең материаль ярдәм күрсәтелә. Авыр чакларда үзенә терәк күрсәткән райондашларга, аеруча Казандагы якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовка, инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага нык рәхмәтле ул. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев