13 октябрь 2024 яңалыклары
-
Актаныш шахматчысы Минзәләдә Сабир Өметбаев Кубогын отты
Минзәләдә Сабир Өметбаев Кубогына традицион шахмат турниры узды. Актаныш шахматчысы Данияр Латыйпов чемпион калды.
-
«Лачын» командасы Союздаш дәүләтләр Спартакиадасыннан бронза медальләр белән кайтты
Актаныш районының «Лачын» хоккей командасы (2009-2010 елларда туган хоккейчылар) Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә узган Союздаш дәүләтләр Спартакиадасында «Бронза призерлар» титулын яулады.
-
Каршыгызга квадроберлар килеп чыкса, куркып калмагыз
Урамда, паркларда җәнлекләр кебек киенеп, койрык тагып дүртаяклап йөргән яшьләрне күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу әкәмәт күренешне квадроберлар дип атыйлар. Алар хакында министрлар фикер алыша, канун чыгаручылар бу галәмәтне кичекмәстән тыярга тели.
-
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондашларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондашларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлый, изге теләкләрен җиткерә.
-
20 яшьтә Ленин ордены алган Дөлфирә Каһирова: «Хәзерге тормышымны оҗмахка тиңлим»
Ай-һай, тынгысыз бит ул авыл кешесе! Аның өчен вакыт тәгаенләнеше дә, яшь чикләве дә юк. Шундый ихтирамга ия зат, бар гомерен терлекчелеккә багышлаган, Ленин ордены кавалеры, «Ана даны» медале иясе, Актаныш районының Киров авылының мөхтәрәм шәхесе Дөлфирә апа Каһирова белән күптән түгел генә күрешү насыйп булды.
-
Ленар Зарипов Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдәнтәбрик итәм.