«Лачын» командасы Союздаш дәүләтләр Спартакиадасыннан бронза медальләр белән кайтты
Актаныш районының «Лачын» хоккей командасы (2009-2010 елларда туган хоккейчылар) Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә узган Союздаш дәүләтләр Спартакиадасында «Бронза призерлар» титулын яулады.
Актаныш районының "Лачын" хоккей командасы өченче урын өчен Вологда командасы белән киеренке финал матчында көч сынашты. Ярыш мавыктыргыч узды, һәм нәтиҗәдә "Лачын" 7:5 нәтиҗәсе белән җиңү яулады.
Әлеге җиңү команда өчен әһәмиятле казаныш һәм ул уенчыларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген һәм бердәмлеген күрсәтте.
"Лачын" ны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев