15 октябрь 2023 яңалыклары
-
Түләүләр арта: Ниндиләре икән?
Россиядә 2025нче елга больничный буенча түләүләрне ике тапкыр арттырачаклар.
-
Якташыбыз Татарстан АССРның атказанган артисты Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллинның тууына 85 ел
Хәнәви Шәйдуллин 1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары полиглот мисырлы Тарек Әхмәтзәки белән очрашты
Инглиз теле атналыгы кысаларында Актанышның беренче санлы мәктәбендә «Чит ил кешесе белән очрашу» чарасы үтте. Очрашуның кунагы итеп мисырлы Тарек Әхмәтзәки чакырылган иде.
-
Муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасы дәвам итә: Волейболчы җитәкчеләребез сынатмады
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ир-атлар арасында узган турнирда Актаныш командасы 3 урынны яулады.
-
«Баламишкин» халык гармунчылар ансамблен «Татарстан-безнең йортыбыз» республика этно-мәдәни фестивалендә чыгыш ясарга чакырдылар
«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле Лениногорск шәhәрендә «Татарстан-безнең йортыбыз» дип исемләнгән республикакүләм этно-мәдәни фестивальның зона этабында катнашты.
-
Иң кадерле кешеләребезне котлыйк: Әтиләр көне белән!
Илебездә яңа бәйрәм барлыкка килде: 2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән рәсми төстә октябрь аеның өченче якшәмбесе –Әтиләр көне итеп билгеләнде. Әлегә кадәр без ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләребезне хөрмәтләп зур бәйрәмнәр оештыра идек. Гаилә башлыгы булсалар да, әтиләребез читтә кала килде. Ә бит әтиләребез- гаилә тоткасы, балаларыбызның, илебезнең ныклы терәге. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне әтиләр көне белән тәбрик итәбез! Бәйрәм белән сезне!