Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Иң кадерле кешеләребезне котлыйк: Әтиләр көне белән!

Илебездә яңа бәйрәм барлыкка килде: 2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән рәсми төстә октябрь аеның өченче якшәмбесе –Әтиләр көне итеп билгеләнде. Әлегә кадәр без ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә әниләребезне хөрмәтләп зур бәйрәмнәр оештыра идек. Гаилә башлыгы булсалар да, әтиләребез читтә кала килде. Ә бит әтиләребез- гаилә тоткасы, балаларыбызның, илебезнең ныклы терәге. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне әтиләр көне белән тәбрик итәбез! Бәйрәм белән сезне!

Әтиемнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр hәрбер ир-атта.
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, димен, рәхәттә!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар — әти куллары.
Әтиемә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!

Киңәшләрең hәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшим мин.
Синең белән hәркөн чын йөрәктән,
Горурланам ,әти, яшермим!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,
Башым иям синең каршыңда!

Гөлара Шәрипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев