16 июнь 2024 яңалыклары
-
Актанышта райондашларыбыз чалдырган корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза
Бүген мөселманнар өчен ике зур бәйрәмнең берсе. Корбан бәйрәме ураза гаетеннән соң Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 16 июньгә туры килде) билгеләнә. Мөселманнар бу көнне бер-берсен котлыйлар, бәйрәм табыннарына чакырып кунак итәләр. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр. Актанышта да әлеге изге бәйрәм уңаеннан Ветераннар йортында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм технология техникумында корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре үткәрелә.
-
Актанышның Җәмигъ мәчетендә мөселман кардәшләребез Корбан гаете намазын укыды
Бүген мөселман дөньясында зур бәйрәм- Корбан гаете.
-
Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә.
-
Ленар Зарипов райондашларны Корбан бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Сезне изге бәйрәмебез - Корбан гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! (котлаулар)
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!