Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Бу бәйрәм — дөньядагы иң җаваплы һәм хөрмәтле, бар булмышларын кешеләр сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуга багышлаган шәфкать ияләренең бәйрәме. Бу һөнәр башкарылган хезмәткә бар күңелне бирүне, төпле белем һәм тү- землелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә. Шуңа да медицина хезмәткәре булу – ул күңел чакыруы, намус кушуы буенча башкарылган тынгысыз һәм тоташ гомер буена дәвам иткән хезмәт.

Районыбызның үзәк хастаханәсендә бик күп еллар дәвамында үз һөнәрләренең осталары булган, ныклы белемле һәм якташларның ихтирамын-абруен яулаган табиблар, шәфкать туташлары хезмәт сала. Өлкән буын табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә алмашка яшьләр килә. Алар да тәҗрибәле остазларының хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итеп, район халкының ихтирамын яулый.

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм үзләренә дә ныклы саулык- сәламәтлек, тынгысыз һәм үтә дә җаваплы эшләрендә уңышлар һәм әлбәттә инде, районыбыз халкының сәламәт булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев