16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Актаныш районы референдумга әзерме? (ФОТОЛАР)
20 ноябрь көнне районда, шул исәпән Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә дә, үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак. Үзара салым, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп...
-
Актаныш Илфат Әнвәровны искә алды
16 ноябрь көнне Актаныш "Туган як" музеенда ике дистә елга якын милли көрәш буенча район батыры, күп тапкырлар республика чемпионы, РСФСРның спорт мастеры, дүрт улын - булачак баһадирларны келәмгә бастырган ата, Татарстан һәм Россия данын яклаган көрәшчеләр тәрбияләгән остаз, СССР күләмендә танылган тынгысыз игенче, Актаныш районының асыл улы - Илфат...
-
Укытучыларны нинди үзгәрешләр көтә?
Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: "Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы", - дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән? Очрашканда бу турыда таныш укытучылар белән да әңгәмә...
-
ИСТӘН ЧЫГАРМЫЙК: Юл кагыйдәләре барыбызга да бер! ( + ФОТОЛАР)
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан, 14 ноябрь көнне без - журналистларны һәм ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге Фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән яшүсмерләр белән профилактика Киров авылы "Тамчы" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән тәрбияче апалары Александра Камалова әзерләнгән ачык чарага чакырдылар. Юл йөрү кагыйдәләреннән бихәбәр...
-
Чәчер авылына да юллы булу бәхете елмайды (+ ВИДЕО)
Федераль юлдан Чәчер авылына үтә торган 4 км 600 мерт юдга ташлы ком катнашмасы җәелде - шул рәвешле Чәчер халкына да юллы булу бәхете елмайды.
-
Юллар ваемсызлыкны кичерми
БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә. «Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан республикада бик зур эш башкарыла. Шулай да, хокук саклау органнары һәм дәүләт тарафыннан алып барылган эшчәнлек кенә тиешле нәтиҗәләргә китермәячәк. Безгә халыкның ярдәме кирәк. Машина йөртүчеләр...
-
Кемдер - атта чаба , кемдер - артка кала
Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды. 1 ноябрьгә хуҗалыклар буенча 33042 баш мөгезле терлек исәпләнә. Бу быелның 1 октябре белән чагыштырганда 39 башка артык. Ай эчендә Нур Баян исемендәге (+50), "Ташкын"...