Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы референдумга әзерме? (ФОТОЛАР)

20 ноябрь көнне районда, шул исәпән Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә дә, үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак. Үзара салым, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп...

20 ноябрь көнне районда, шул исәпән Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә дә, үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак.
Үзара салым, беренче чиратта, авыл җирлекләрендәге төрле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә. Әйтик, авыл урамнарын, юлларны төзекләндерү, зират тирәләрен тоту, күперләр ясау, чишмәләрне яңарту, урамнарны яктырту, гомумән, авыл җирлеген төзекләндерү өчен күп кенә эшләрне башкару өчен үзара салым акчасы тотыла.
16 ноябрь көнне нәкъ шушы уңайдан район советы бинасында җирлек башлыклары, аларның урынбасарлары һәм сайлау комиссиясе рәисләре, сәркатипләре катнашында киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды. Киңәшмә эшендә шулай ук район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, Актаныш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Вәлиев катнашты. Көн тәртибендә референдумны үткәрү мәсьәләсе каралды.
Үзсалым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә "мин каршы түгел" дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда авыл җирлегендә яшәүче 50% +1 кеше катнашкан очракта, ул үткән дип санала. Ә шул катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.
Киңәшмә ахырында район башлыгы урынбасары Илфак Бариев сайлауларда актив эшчәнлекләре өчен Илиза Әхмәтханова, Миләүшә Гилаева, Хәния Фарисова, Зәһинә Долговаларга Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамоталарын; Шамил Латыйпов, Мөхәммәтнур Ситдиков, Рузил Хәбиров, Рәйсә Нуриәхмәтова, Наилә Әһлетдинова, Дамир Җиһаншиннарга Рәхмәт хатларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев