17 апрель 2024 яңалыклары
-
Ленин урамында яшәүчеләр өмәгә чакырып үрнәк күрсәтә
Бүген Ленин урамындагы 16нчы»А» йортында яшәүчеләр чисталык икеайлыгы традицияләренә тугры калып өмәгә чыкты. Йорт тирә-ягын тырмалап, себереп чүпләрен җыйдылар.
-
Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе үткәрелә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
-
Татарстанда тагын бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелде
Татарстан территориясендә пилотсыз аппарат шартлатылган. Хәбәрне РФ Оборона министрлыгы раслады.
-
«Ак инеш» ансамбле «Йолдызлык»ның Пирамидада узачак гала-концертына узды
Бүген Казанда «Йодызлык» телевизион фестиваленең урак өсте, районыбызның йөзгә якын таланты әлеге җыр-моң бәйгесендә көчләрен сынады. Инде беренче уңышларыбызга сөенергә дә була. «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» ансамбле төрле дәрәҗәдәге финал этапларын узып Татарстан Рәисе катнашачак Гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды. Ансамбльнең җитәкчесе- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина.
-
«Әнәк» агрофирмасы язгы кыр эшләре рейтингын әйди
Быелгы карлы кыштан соң язгы кыр эшләре соңга калыр кебек тоелса да, кояшлы җылы көннәр үзенекен итте- берничә көн эчендә басу-болыннардагы калын кар катламы эреп юкка чыкты. Районыбызның аграр тармак хезмәтчәннәре үз вакытында язгы кыр эшләренә тотынды.