17 май 2013 яңалыклары
-
Мирзариф Шәйхразыевка багышланган чара узачак
Туган як музее "Туган җирнең данлы кешеләре" дип исемләнгән очрашу-искә алу кичәләре циклын башлый. 20 май көнне 14 сәгатьтә Мирзариф Шәйхразыевка багышланган чара узачак. Замандашлары, туганнары катнашачак әлеге кичәдә район үсешенә зур өлеш керткән Мирзариф Заман улының дәүләт бүләкләре, тарих өчен кыйммәтле, әһәмиятле документлар музей фондына тапшырылачак.
-
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле каләм ияләре - районыбызның матбугат чараларында хезмәт куючы журналистлар, мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, басмаханә хезмәткәрләре, хәбәрчеләр! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә- сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар...
-
Башта белегез, аннары бозылуына юл куймагыз
Товар сатып алганда сезгә Өстәмә Сервис Программасы Сертификатына (ПДС) ия булу кирәкме? Сатучы-консультантлар аның өстенлекләрен бик тиз төшендереп бирәчәкләр. Шулай да Россия Федерациясенең "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы законын игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез. Закон белән яхшылап танышкан кулланучыга әлеге сертификат биргән барлык өстәмә өстенлекләр аңлашылачак. Сертификатны ике елга...