Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башта белегез, аннары бозылуына юл куймагыз

Товар сатып алганда сезгә Өстәмә Сервис Программасы Сертификатына (ПДС) ия булу кирәкме? Сатучы-консультантлар аның өстенлекләрен бик тиз төшендереп бирәчәкләр. Шулай да Россия Федерациясенең "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы законын игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез. Закон белән яхшылап танышкан кулланучыга әлеге сертификат биргән барлык өстәмә өстенлекләр аңлашылачак. Сертификатны ике елга...

Товар сатып алганда сезгә Өстәмә Сервис Программасы Сертификатына (ПДС) ия булу кирәкме? Сатучы-консультантлар аның өстенлекләрен бик тиз төшендереп бирәчәкләр. Шулай да Россия Федерациясенең "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы законын игътибар белән укып чыгарга киңәш итәбез.
Закон белән яхшылап танышкан кулланучыга әлеге сертификат биргән барлык өстәмә өстенлекләр аңлашылачак. Сертификатны ике елга сатып алучы 1 елга җитештерүче заводның гарантиясен ала, бу очракта кибеттән бер тиен дә чыгым тотылмый. Ә кибет бер ел өчен генә җаваплылыкны үз өстенә ала.
Сатып алучы ватылган, ә гарантия вакыты чыкмаган товарын үз гомерендә бер мәртәбә генә кибеткә кире китергән икән, ул анда нинди хәлләргә юлыгачагын алдан ук инде яхшы белеп тора.
Сертификатның бәясе сатып алынган товар хакына бәйле, кагыйдә буларак, 10 процентыннан ким түгел. Мондый сертификатларны сату законлы. Сатучы гарантия вакыты үткәнче кимчелеге ачыкланган, ватылган товар өчен җаваплылыкны үзенә алу хокукына ия. Бу сатучы һәм сатып алучы арасындагы килешүдә күрсәтелә.
Сертификатны сатып алганчы, иң әүвәл "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы законның , бигрәк тә, 19 нчы, 32 нче маддәсе белән танышу кирәк.
Үз хокукларыгызны белегез һәм аларның бозылуына юл куймагыз. Әгәр сезнең хокуклар сатучылар тарафыннан бозыла икән, безгә шалтыратыгыз. Кулланучыларның хокукларын яклау буенча кайнар элемтә номеры: 8(8552) 71-43-03, e-mail: chelny@tatzpp.ru, адрес: Яр Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2а (10/34а).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев