18 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Халык җыеннарында: Иске Сәфәр җирлеге башлыгы авылдашлары каршында хисап тотты
Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары башланып китте. Кичә, 17 гыйнварда Югары Яхшый җирлегендә, бүген 18 гыйнварда Иске Сәфәрдә авыл халкы җирлек башлыгының хисабын тыңлады. җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.
-
Татарстанда кабат шторм кисәтүе игълан ителде
Татарстан Республикасы территориясендә 19 гыйнварда 01.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде.
-
«Умырзая» балалар бакчасы педагогы юл иминлеген пропагандалаудагы хезмәте өчен хөрмәтләнде
«Умырзая» балалар бакчасы методисты Эльвира Сабирова Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет оешмасы тарафыннан оештырылган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына яктылык кайтаргыч элементлар, баннерлар һәм видеороликлар белән Яңа ел эшләнмәләре конкурсында катнашкан иде.
-
«Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар
Бүген «Әтәчкәй» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эчтәлекле, балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чара узды. Тәрбияче Эльмира Габдрахманова юлда дөрес йөрергә өйрәтә торган бик күп өстәл уеннары әзерләгән.
-
АО «Транснефть — Прикамье» подвело итоги отборочного этапа зимней спартакиады
В АО «Транснефть — Прикамье» состоялся отборочный этап VI зимней спартакиады работников. Состязания, прошедшие на спортивных объектах в регионах присутствия предприятия, являются подготовкой к межрегиональной спартакиаде ПАО «Транснефть». За возможность попасть в сборную АО «Транснефть — Прикамье» боролись около 350 спортсменов — работников Альметьевского, Ромашкинского, Казанского, Удмуртского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ), а также аппарата управления.
-
Актаныш районында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды вәкиле МХОдәге хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтә
2023 елның 1нче июненнән Россиядә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды төзелде һәм актив эшли башлады.
-
Быелгы «Тату сыйныф серләре» конкурсында патриотик темага зур урын бирелә
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» конкурсының финал өлеше уза.
-
Баш инфекционист Кадрия Трегулова: Югары температура булу белән баланы хастаханәгә алып килегез!
Кышка керүгә салкын тию авырулары күбәя. Быелгы кышта өч төрле штаммны берләштергән вируслы инфекция бик күпләрне егып салды. Иммунитеты түбәнәйгән кеше иң элек грипп белән авырды, аңа кискен инфекцияле йогышлы авыру өстәлде. Бирешә башлаган организмны COVID 19 авыруы да үзенә бөтереп алды. «Тридемия» дип аталган бу чирдән ничек сакланырга? Бүген без Актаныш районы үзәк хастаханәсенең баш инфекционисты Кадрия Трегулова белән шул хакта сөйләштек.