Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Халык җыеннарында: Иске Сәфәр җирлеге башлыгы авылдашлары каршында хисап тотты

Авыл җирлекләрендә хисап җыеннары башланып китте. Кичә, 17 гыйнварда Югары Яхшый җирлегендә, бүген 18 гыйнварда Иске Сәфәрдә авыл халкы җирлек башлыгының хисабын тыңлады. җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов катнашты.

Иске Сәфәр авыл җирлегенә 3 авыл: Иске Сәфәр, Кадермәт, Терпеле авыллары карый, җирлектә  406 хуҗалыкта 1041 кеше яши. 

Авыл җирлеген 2022 елның 25 мартыннан Әхәт Гыйздуллин җитәкли. Ике елдан артык эшләү дәверендә җитәкче халык белән эшләүнең үзенчәлекләрен аңлаган дияргә була. 2023 елда үзара салым акчаларына су кертү, су торбаларын яңарту, юлларны ремонтлау эшләре бшкарылган, урамнарны заманча утлар белән яктырту өчен документлар эшләтелгән. 

Әхәт Кәтип улы авылдашларының махсус хәрби операциядәге  егетләргә маскировка челтәрләре үрүе, мазьлар ясаулары, оекбашлар бәйләп җибәрүләре һәм гуманитар ярдәм әзерләүдәге активлыклары өчен зур рәхмәтләрен әйтте.

Тагын бер рәхмәт сүзләре "Саф" хуҗалыгы адресына да яңгырады. Хуҗалык авылда үткәрелгән барлык чараларга иганәчелек итә, булышып тора.

"Саф" хуҗалыгы җитәкчесе Илфат Әндәрҗанов үз чыгышында авыл башлыгының эшчәнлегенә югары бәя бирде. Җирлектә 5 көтү чыкканын, мал асраучылар саны арта баруын билгеләп узды, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын киметмәскә чакырды. Чөнки мал асрау өстәмә керем чыганагы булып тора. Хуҗалык җитәкчесе терлек тотучыларга төрле яклап ярдәм итәргә тырышырбыз дип вәгъдә бирде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов районның 2023 елдагы финанс-икътисад, социаль юнәлешләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Федераль һәм республика программалары ярдәмендә төзелеш, аерым алганда ФАП, футбол манежы төзелүен, клубларга, мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт ясалуы, юлларны төзекләндерү турында хәбәр итте. Рөстәм Алмаз улы махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә, гуманитар ярдәм тупларга ярдәм иткән авыл халкына үзенең  рәхмәтләрен җиткерде. Район ЮХИДИ башлыгы Ренат Шәмсиев мошенниклардан саклану, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча үзенең киңәшләрен җиткерде. Сәламәт, яшь егетләрне РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенә хезмәткә чакырды.

Айнур Гыймадиев фотолары һәм мәгълүматлары ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев