18 апрель 2012 яңалыклары
-
Мактаулы I урын
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждение хезмәткәрләре арасында Казан шәһәрендә шахмат буенча финал ярышлары булып узды. Районыбызның өч кешедән торган командасы мактаулы I урынга лаек булды.
-
Декларация кампаниясе үткәрелә
Рәсәй Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмһүрияте буенча идарәсе мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле салым түләүчеләр категориясен искә төшерә: - шәхси эшмәкәрләр (гадиләштерелгән салым салу системасына күчкән һәм йөкләнгән табышка бердәм салым түләүчеләрдән кала), үзләренең эшчәнлегеннән алынган керемнәре хакында; - шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка гражданнар (детективлар, юристлар,...
-
Яшәешне саннар билгели
Узган атна ахырында район терлекчелек тармагының март ае йомгакларына багышланган чираттагы киңәшмә узды. Сөйләшүдә,гадәттәгечә, шәхси хуҗалыкларның яшәешенә дә күзәтү ясалды. Авыл, хуҗалыклар тормышында 1 ай эчендә никадәр үзгәрешләр булганы, район терлекчелек тармагының кай тарафка барганы, хакыйкатьне билгеләгән саннарда ачык чагыла. 1 апрель көненә шәхси хуҗалыкларда 12852 эре мал асрала, узган...
-
21 апрель – Актанышта зур өмә
Район үзәге Актанышны төзекләндерү-яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде. Ике айлыкның 15 көне узып китте. Әле эшлисе эшләребез шактый. Билгеләнгән чараларның күбесен нигездә 1 майга кадәр эшләп бетерергә тиеш булабыз,...
-
Иске Җияш авылы мәчете төзелеше өчен
Актаныш авылында яшәүче хезмәт ветераны Фәндәрия Фәттахова Иске Җияш авылы мәчете төзелеше өчен 1000 сум акча тапшырды.
-
“Сулыклардагы биологик ресурсларны саклау һәм балык тоту турында“
"Сулыклардагы биологик ресурсларны саклау һәм балык тоту турында"гы федераль закон нигезендә, Актаныш сулыкларында да балык һәм башка төрдәге табигый ресурсларны уылдык чәчү вакытында тоту тыела. Промышленность өчен балык тоту 15 апрельдән 15 июньгә кадәр туктатыла. 25 апрельдән 10 июньгә кадәр һәвәскәр балыкчыларга гына ярдан кармак белән балык тоту рөхсәт ителә.
-
“ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”
Республика районнары белән берлектә үткәрелгән видеоконференциянең чираттагысы "ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында"гы 185 нче федераль законны гамәлгә ашыруда күп фатирлы йортларны һәм мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү, күп балалы гаиләләргә муниципаль берәмлекләрдә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге әлеге сөйләшү су басу мәсьәләсеннән башланды. Республикада килеп туган...
-
Өстәмә социаль хезмәт
Игелек үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе 370 өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга дәүләт стандартлары нигезендә гарантияләнгән һәм өстәмә социаль хезмәт күрсәтә.
-
Боз кузгалды
Инде эреп бетте дигәндә генә янә кар өемнәренә күмелгән кышның соңгы мизгелләре әйтерсең Агыйдел бозына ияреп китте. Соңарып килгән язның бүгенге көннәре, шөкер җәйдән ким түгел - басуларга җан өрде. Кырлардагы тракторларның гөрелдәве дә хәзер инде колакка ят ишетелми. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да диярлек кыш буе туплаган егәрлекне эшкә...
-
ТР Премьер-министры урынбасары Актанышта
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат буларак эшли башлаган Актаныш гимназиясенең эшчәнлеге белән танышу, киләчәккә планнар хакында киңәшләшү максатыннан 13 апрель көнне районга эшлекле сәфәр белән Татарстан премьер - министры урынбасары Зилә Вәлиева килде.