Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Боз кузгалды

Инде эреп бетте дигәндә генә янә кар өемнәренә күмелгән кышның соңгы мизгелләре әйтерсең Агыйдел бозына ияреп китте. Соңарып килгән язның бүгенге көннәре, шөкер җәйдән ким түгел - басуларга җан өрде. Кырлардагы тракторларның гөрелдәве дә хәзер инде колакка ят ишетелми. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да диярлек кыш буе туплаган егәрлекне эшкә...

Инде эреп бетте дигәндә генә янә кар өемнәренә күмелгән кышның соңгы мизгелләре әйтерсең Агыйдел бозына ияреп китте. Соңарып килгән язның бүгенге көннәре, шөкер җәйдән ким түгел - басуларга җан өрде.
Кырлардагы тракторларның гөрелдәве дә хәзер инде колакка ят ишетелми. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да диярлек кыш буе туплаган егәрлекне эшкә җигә. Агыйдел бозы белән беррәттән язгы кыр эшләренә дә җан керде. Ә тәүгеләрдән булып "боз" "Ташкын" хуҗалыгында кузгалды. Биредә басуга 11 апрель көнне үк керделәр. Бүгенге көндә 750 гектар тукландырасы күпьеллык мәйданының 400 гектардан артыгында эш тәмам. Әлеге юнәлештә 3 агрегат хезмәт куя, 2 тырма агрегаты да эшкә җигелгән.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 18 апрель, 2012 30 (9675) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев