18 апрель 2026 яңалыклары
-
Татарстан яшүсмерләренә цифрлы куркынычсызлык турында сөйләделәр
Татарстанда 10 марттан 17 апрельгә кадәр «Конструктив диалог» үстерү чаралары циклы узды. Программа мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм ата-аналарга исәпләнгән. Ул республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә узды. Төп максаты – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен таратуны кисәтү.
-
Татарстанда үтемле торак программасы буенча йөздән артык яңа йорты төзеләчәк
2026 елда Татарстанда гомуми мәйданы 150,6 мең квадрат метр булган 108 күпфатирлы йорт төзү планлаштырыла. Бу Татарстандагы 3123 гаиләне яңа торак белән тәэмин итәргә һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Гражданнарны кабул итү
14 апрель көнне район башлыгы Ленар Зарипов гражданнарны кабул итү үткәрде. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.