Актаныш

Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Гражданнарны кабул итү

14 апрель көнне район башлыгы Ленар Зарипов гражданнарны кабул итү үткәрде. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкны борчыган мәсьәләләр буенча сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе, урынбасарлар, Актаныш авыл җирлеге башлыгы катнашты. Бу көнне барысы 15 мөрәҗәгать тыңлады.

Район башлыгына үтенеч, сораулар белән килүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар. Аларның күпчелеге шәхси характердагы проблемаларга җавап табарга дигән ышаныч белән килә. Район җитәкчелеге тарафыннан һәр сорау буенча тулы аңлатмалар бирелде. Кайбер мәсьәләләрнең чишелеше өчен вакыт кирәк. Алар алга таба эшләү өчен район башлыгының шәхси контроленә алынды.

Ленар Зарипов халык белән турыдан-туры сөйләшү-аңлашуның мөһимлеген ассызыклады.

– Күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә закон тарафыннан билгеләнгән вакытта хәл ителәчәк, – дип ышандырды.

Район башлыгы һәр сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасында гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен 3-44-12 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Алданязылу кабулитүпроцессын камилләштерергә, тизләтергә һәм мөрәҗәгать иткән һәр кешегә кирәкле вакыт һәм игътибар бирергә мөмкинлек ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев