18 июнь 2021 яңалыклары
-
БЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Алинә Вәлиева рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырды!
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия @aktanysh_gimnaziya укучылары ел саен өметләрне аклап килә.
-
АО «Транснефть - Прикамье» провело соревнования добровольных пожарных дружин
Соревнования боевых расчетов добровольных пожарных дружин (ДПД) АО «Транснефть – Прикамье» прошли на базе испытательного и учебно-тренировочного полигона Государственной противопожарной службы «5 отряд Федеральной противопожарной службы» в г.Перми.
-
Зәйдә "Тәртип" радиосы сөйли башлады
«Татмедиа» АҖ филиалының «Зәй-информ» агентлыгы 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшләтеп җибәрде.
-
Иртәгә Мари Суыксуы авылында Семык бәйрәме уза
Мари Суыксуы авылында 19 июнь көнне мари халкының олы бәйрәме- республикакүләм "Семык-2021" бәйрәме узачак. Бу олы җыен чын җәйнең килүен күрсәтә. Семык көнне вафат булган туганнарны, якыннарны искә алалар, рухлардан ярлыкау , хуҗалыкка, көндәлек тормыш итүгә бәхет һәм уңышлар сорыйлар.
-
Ял көннәрендә 4 райондашыбыз исерек хәлдә машина йөрткән
Узган атна ялларында районда аек булмаган 4 машина йөртүче тоткарланды.
-
Язмышлар белән уйнамагыз!
12-14 июнь көннәрендә Татарстан республикасында 244 машина йөртүче таныклыгыннан колак каккан.
-
Таныш булыгыз: Яңа табибә Эльмира Гарифуллина
Табибә Эльмира Гарифуллина Актаныш хастаханәсендә апрель аенда эшкә килә. Моңа кадәр Уфа шәһәрендә балалар поликлиникасында эшли, үз белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый. “ПроМедицина» аллергология-педиатрия клиникасында 7 ел хезмәт куя. Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев чакыруы буенча хәзер бездә пациентларны тән-тире авыруларыннан дәвалый. Ләйсән ГАЗИЗОВА
-
«Кайгырту» кушымтасын 5 меңнән артык татарстанлы йөкләгән
Суперсервислар булдыру һәм клиентларга юнәлдерелгән карашны гамәлгә кертү хисабына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне проактив күрсәтүне тәэмин итү дәүләт һәм муниципаль идарә системасын цифрлы трансформация концепциясе кысаларында куелган бурычларны хәл итүдә төп алымнарның берсе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» дигән яңа платформа эшли башлады. «Кайгырту» ярдәмендә кулланучылар чаттагы сораулар һәм чит системаларга мөрәҗәгатьләр нигезендә 13 социаль ярдәм чарасы турында мәгълүмат алалар, шулай ук аларны алу өчен гариза бирәләр. Ел дәвамында үтемле чаралар санын 15кә җиткерү планлаштырыла. Әлеге кушымта түләү алу өчен гариза биргәндә татарстанлыларның 20 % кадәр вакытын әрәм итмәскә ярдәм итәр дип көтелә. 1 июньгә кушымтаны 5 меңнән артык кеше йөкләгән.