Иртәгә Мари Суыксуы авылында Семык бәйрәме уза
Мари Суыксуы авылында 19 июнь көнне мари халкының олы бәйрәме- республикакүләм "Семык-2021" бәйрәме узачак. Бу олы җыен чын җәйнең килүен күрсәтә. Семык көнне вафат булган туганнарны, якыннарны искә алалар, рухлардан ярлыкау , хуҗалыкка, көндәлек тормыш итүгә бәхет һәм уңышлар сорыйлар.
Бәйрәм тантанасы 11.30 сәгатьтә башланачак.
Мари халкының килеп чыгышы, гореф-гадәтләр, традицияләре турында бай программа күрсәтеләчәк. Татарстанның фольклор төркемнәре дә чыгыш ясар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев