18 сентябрь 2025 яңалыклары
-
V «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесендә иң күп сайланган авторларны атадылар
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында сөйләштеләр.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбе элеккеге укучысы, махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин истәлегенә җиңел атлетика ярышы оештырды
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе чираттагы патриотик чара уздырды, бу юлы мәктәпнең барлык укучылары, сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, махсус хәрби операция батыры, подполковник Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышларда катнашты. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткәрелгән җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу да булып тора. Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген Сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджаповлар күзәтте.
-
57 нче бистәдә яңа урамнарны формалаштыралар
57 нче бистәне басу белән аерып торган, Әсхәт Сәфәргалин исемен йөрткән иң читтәге урамда төзелеш эшләрен планлаштыру бара.
-
Район башлыгы урынбасарын җир өчен ришвәт алганда тотканнар
Зур ришвәт алуда шикләнелеп, ТР Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары тоткарланды.