Актанышның беренче санлы мәктәбе элеккеге укучысы, махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин истәлегенә җиңел атлетика ярышы оештырды
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе чираттагы патриотик чара уздырды, бу юлы мәктәпнең барлык укучылары, сәламәт яшәү рәвешенә тартылып, махсус хәрби операция батыры, подполковник Руслан Ибәтуллин истәлегенә багышланган ярышларда катнашты. Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда үткәрелгән җиңел атлетика беренчелеге җәйге спорт сезонын ябу да булып тора. Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген Сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджаповлар күзәтте.

Руслан Рияз улы 1981 елның 23 июлендә Актаныш авылында туа. 1996 елда 1 мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, яшьтән үк хәрби булырга омтылган егет Казан Суворов училищесына укырга керә.
2019 елның июненнән ноябренә кадәр Сириядә махсус бурычын үтәүдә катнаша. 2022 елның сентябреннән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. 2022 елның 12 ноябрендә һәлак була.
Махсус хәрби операция батыры Руслан Ибәтуллин исемен мәңгеләштереп, туган мәктәбе өченче тапкыр җиңел атлетика ярышын уздыра. Бәйгедә 1 нче сыйныфтан башлап унберенчеләргә кадәр катнаша. 1-2 сыйныфлар 30 метрга, 3-4 сыйныфлар 30 һәм 200 метрга, 5-6 сыйныфлар 200 һәм 400 метрга, 7-8 сыйныфлар 400 һәм 800 метрга, 9-11 сыйныфлар 400, 800 һәм 1500 метрга йөгерә, алар арасында шәхси һәм команда беренчелеге билгеләнә.
Руслан Ибәтуллин исемендәге спорт чарасының дәрәҗәсе елдан-ел арта. Бу юлы укучыларның тырышлыгын, физик әзерлеген Сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучы Илсур Зәкиев, Әлфис Шәйхелмәрданов, Өмет Раджаповлар күзәтте.
Өмет Раджапов 2023 елда үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Каты яраланып, әлегә отпускада реабилитация уза. Өметнең улы Нурислам Актанышның беренче санлы мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлап, Алабуга техникумында белем ала, киләчәктә БПЛА очкычлары ясаучы булачак.
Улыма бик яхшы белем бирделәр. Мәктәп коллективына зур рәхмәт. Укучыларга шуны әйтәсем килә: илебезнең патриотлары булып, Ватаныбыз өчен көрәшчеләр булып үссеннәр.
Аның сүзләрен «Батырлык» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрдәнов дәвам итте:
Мондый спорт ярышларының балаларга тәэсир бик яхшы. Алар саф һавада күбрәк хәрәкәтләнә, укудан, телефоннан ял итә, сәламәтлекләрен ныгыта. Үзләренең физик сәләтләрен күрсәтергә дә зур мөмкинлек. Аларга теләктәшлек белдереп без дә ярышка килдек.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Батырлар елына багышланган чаралар районыбызда бик күп уза. Илсур Зәкиев аларда еш кунак. Ул шуларның берсе булган Руслан Ибәтуллинның истәлегенә багышланган ярышларны оештырган мәктәп укытучыларына, директоры Альберт Мансуровка рәхмәт белдерде.
Балаларыбыз илебезнең патриотлары булып тәрбияләнсеннәр, батырларыбызны онытмасыннар.
«Батырлар- Наши герои» республика проектында катнашучы буларак, Дәүләт Советы депутатларына да тәкъдим иттем: мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек, тормыш иминлеге дәресләре укытылсын. Ватанпарвәрлек дәресләре булдырылсын. Геройларга багышлап китап чыгарып, шушы китап буенча дәресләр үткәрелсен иде.
Кросста укучылар бик теләп катнаштылар. 9 «г» сыйныфы укучысы Гөльяр Имамова спорт түгәрәкләренә йөрмәсә дә, бүгенге бәйгегә ныклап әзерләнеп килгән.
Без мәктәбебезнең элекке укучысы, МХО катнашучы Руслан Ибәтуллин истәлеге ярышларында сыйныфыбыз белән катнашабыз. 22 укучының берсе дә читтә калмады. Мин 400 метрлы дистанциядә йөгерәм, – ди кыз.
Әйе, Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары «Хәрби батырлыгы өчен» II дәрәҗә медале, «Сириядәге хәрби операциядә катнашучы» медале, «Коры җир гаскәрләрендәге хезмәттә аерымлык өчен» һәм үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән Руслан Ибәтуллинның исемен онытмыйлар. Киресенчә, якташыбызның көчле шәхес булуы, батырлыгы алар өчен һәрьяклап үрнәк.
Авыл егетенең шундый зур хәрби дәрәҗәләргә ирешүе, зур батырлыклар кылуын мәңгеләштерү- балалар арасында патриотик тәрбия бирү, туган илне яклау, саклау буенча кыйммәтле дәрес дип уйлыйбыз. Бу матур традиция алга таба да дәвам итәр. Кызганыч, мәктәбебездә әтиләрен махсус хәрби операциядә югалткан балалар да бар. Аларга да ярдәм итеп, киләчәктә дә матур эшләре башкарырбыз, – диде директор Альберт Мансуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев