19 март 2012 яңалыклары
-
Коммуналь хезмәтләр
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне интернет аша башкаручылар саны арта. Моның өчен uslugi.tatar.ru сайтына керергә кирәк. Тиешле сылтамалар буенча үзегезнең кабинетны булдыру зарур. Моның өчен түләүченең исем-фамилиясе, тору адресы кертелә. Бу операция тик бер тапкыр эшләнә, яңадан логин һәм пароль генә җыела. Соңыннан лицевой счет номеры һәм түләнергә тиешле сумма кертелә....
-
Суворов училищесы чакыра
Алабуга шәһәрендәге Суворов исемендәге хәрби училище VIII сыйныфны уңышлы тәмамлаган, 16 яшькә кадәрге, сәламәт һәм физик яктан ныклы яшүсмерләрне укырга чакыра. Училищега керү өчен түбәндәге имтиханнар тапшырылачак: - рус теле (язмача); - математика (язмача); - физик әзерлек: 60 метрга һәм 200 метрга кадәр йөгерү, перекладинада тартылу. Уку срогы - 3...
-
Куркынычсызлык кагыйдәләренә битараф калмыйк
Яз - янгын куркынычсызлыгы өчен иң киеренке чорларның берсе. Аеруча авыл җирлегендә. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында фиҗигаләр кабатланып килә. Ел башыннан республика буенча 506 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 52 кеше зыян күргән. 50 кеше ут тозагында һәлак булган, 684 кеше коткарылган....
-
“Әтием –әнием–алтын канатым“
Теләкәй авылы балалар бакчасында "Әтием -әнием-алтын канатым" дип аталган кичә узган. Күбәләктәй очып биюче, өздереп җырлаучы сабыйларга кушылып, кунак булып килгән әти-әниләр дә үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәткәннәр, эстафетада да бик теләп катнашканнар. Әниләр үзләре пешереп алып килгән милли ризыкларыбызны яклаганнар, әтиләр кул эшләрендә осталыкларын сынаганнар. Бу хакта редакциябезгә Теләкәй авылыннан...
-
Яңа китаплар
Район үзәк китапханәсенә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 500 мең сумлык китаплар кайтты.
-
“Алтын алка“ кубогы “Лачын“ кызларында
14 март көнне "Лачын" боз-спорт сараенда 1998-2000 елгы кызлар арасында "Алтын алка" республика бәйгесенең финал уеннары узды. Зурлар өчен дөнья чемпионаты ничек- яшь хоккейчылар өчен дә әлеге турнирда җиңү яулау зур әһәмияткә ия. Кубок өчен һәр уенда җиңү яулап барган Казан, Байлар Сабасы, Мамадыш, Актаныш командалары көрәште. Район данын остаз...
-
Әби-бабайлар компьютер артында
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге федераль һәм республика программалары аша халыкны мәшгульле итү юлларын эзләнә, тормышка ашыра. Менә инде пенсионерларны да яңа шөгыльгә өйрәтү буенча яңа программа районыбызда гамәлгә керде. Пенсионерларның бик күбесе кызыксынучан, тик ятуны өнәмиләр. Бигрәк тә тынгысыз хезмәттән аерылган кешеләр күңелләренә хуш килерлек шөгыль табу җаен...
-
Эш эзләүчеләр
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге вакансияләр белән интернет аша таныша алалар. Мәгълүматлар атна саен яңартылып тора. Актаныш муниципаль районының aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан "Вакансии по Актанышскому району" блогына кереп карарга онытмагыз. Һәркем күңеленә якын, файдалы хезмәттә булып, үзен җәмгыятьтә кирәкле шәхес итеп тойсын.
-
Сапсыз көрәк белән эшләп булмый
Яз белән беррәттән авыл хуҗалыгы өчен иң әһәмиятле чорларның берсе- язгы кыр эшләре якынлашып килә. Бу көннәрдә һәрбер сәгать, һәр мизгел алтынга тиң. Кыш бушка узмаганмы? Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү нияте белән 14 март көнне "Нигез" ҖЧҖдә хуҗалык инженерлары катнашында техник күзәтү оештырылды. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 16 март, 2012...