Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Әби-бабайлар компьютер артында

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге федераль һәм республика программалары аша халыкны мәшгульле итү юлларын эзләнә, тормышка ашыра. Менә инде пенсионерларны да яңа шөгыльгә өйрәтү буенча яңа программа районыбызда гамәлгә керде. Пенсионерларның бик күбесе кызыксынучан, тик ятуны өнәмиләр. Бигрәк тә тынгысыз хезмәттән аерылган кешеләр күңелләренә хуш килерлек шөгыль табу җаен...

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге федераль һәм республика программалары аша халыкны мәшгульле итү юлларын эзләнә, тормышка ашыра. Менә инде пенсионерларны да яңа шөгыльгә өйрәтү буенча яңа программа районыбызда гамәлгә керде.
Пенсионерларның бик күбесе кызыксынучан, тик ятуны өнәмиләр. Бигрәк тә тынгысыз хезмәттән аерылган кешеләр күңелләренә хуш килерлек шөгыль табу җаен эзлиләр. Өйрәнә алмам дип тотынсалар да, компьютер серләрен дә бик тиз үзләштерәләр, тырыша-тырмаша дөнья пәрәвезенең серләренә төшенәләр. Хәтта инде кайберләрен интернеттан аерып алып та булмый хәзер.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә республикада 10 мең пенсионерны компьютер белеме нигезләренә өйрәтү күздә тотыла. Бу максатларга ТР Президенты Р.Миңнеханов карары белән бюджеттан 10 млн. сум акча бүленгән.
"Интернет - озын гомер" программасы моннан 5 ел элек барлыкка килә."Өченче буын университеты" проектының дәвамы булып тора ул. Быел әлеге программа кысаларында безнең районга да 100 кешене өйрәтү өчен финанс мөмкинлекләре каралды. Ә теләүчеләр тагын да күбрәк. Ел башыннан барлыгы 165 заявка кабул ителде инде. 122се бюджет хисабына компьютер курсларында укыту мөмкинлегеннән файдалана. 90ы - халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша финанслана. 10сы Мәгариф һәм фән министрлыгы, 22 пенсионерның укуы Россия пенсионерлар берлеге фонды аша финанслана.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 16 март, 2012 21 (9666) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев