19 сентябрь 2022 яңалыклары
-
«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды
«Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы музыка турында.
-
Янгын сүндерүчеләр нефть саклана торган резервуарны коткарды
Бүген, 19 сентябрьдә 103 нче янгын сагы хезмәтенә район территориясендә “ГранаТ-Стан Групп.” компанияләр төркеме составындагы МНКТ компаниясендә янгын чыгу хәбәре керә.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Актаныш муниципаль район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
-
Беренче сыйныф укучыларына һәм унберенче сыйныф укучыларына күпме йокларга кирәклеген сөйләделәр
Йокы укучы сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия. Җәйге каникуллардан соң балаларны тиешле вакытта йокларга ятарга һәм бер үк вакытта торырга өйрәтергә кирәк, дип киңәш итәләр Татарстан Роспотребнадзорында.
-
Аккүз мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә сәяхәттә
16 сентябрь көнне, Ватаныбызның мәдәни объектларын өйрәнү максатыннан, без Казан шәһәренә экскурсиягә бардык. Казан –Татарстан Республикасының башкаласы, борынгы шәһәрләрнең берсе.
-
Районыбызның баш урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев: Актанышны яшелләндерүдә әле безгә эшлисе дә эшлисе
Актаныш районында урман хуҗалыгын үстерү буенча бүген зур эшләр башкарыла. Әлеге максатчан эшчәнлеккә укучылар, авылда яшәүчеләр, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар, һәм әлбәттә, урманчылар үзләре зур өлеш кертә. .
-
Йолдызнамә | 19–25 сентябрь
Кучкар (21.03 – 20.04) Плансыз-нисез эшли һәм яши торган бер кеше белән якыннан танышып, бу дөньяда шулай рәхәтрәк икән, дигән нәтиҗәгә килерсез. Күңелегезнең хисле чагы: көтмәгәндә генә гашыйк булып куярсыз. Эштә әйбәт яңалыклар ишетерсез.
-
Якташыбыз, республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: «Һәркем үзен сакларга өйрәнсен иде»
Зыян салма! Табибларның төп кагыйдәсе саналган бу сүзләрне табиб булмаганнар кайчан аңлар икән? Адым саен бар өлкәдә дә «белгеч» саналганнар очрап торган чорда яшибез бит. Тән саулыгы белән җан саулыгы бер-берсенә ничек бәйле? Медицинада «куркынычсызлык» дигән төшенчә ни дәрәҗәдә мөһим? Шулар хакында Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев белән сөйләштек.
-
«Лачын» егетләре «Торос» командасы белән иптәшләрчә очрашу уздырды (фотолар)
Яңа уку елы башлану белән «Лачын» боз-спорт сараенда беренче уеннарга старт бирелде.