20 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Дзюдочылар кунакка дәште
19 сентябрь көнне "Иман" спорт комплексында дзюдочылар "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Күрсәтмә чыгышлар, көрәшү алымнары аша осталыкларын, бер ел эчендә ирешкән уңышларын күрсәттеләр. 11 кыз, 14 егетнең чыгышын аларның әти-әниләре дә сөенеп карап утырды. Узган уку елында уңышка ирешкәннәрен ДЮСШ директоры Шамил Латыпов яңа кимонолар белән бүләкләде. Район башкарма комитеты...
-
Ач килеш укыйсы киләме?
Кеше күңеленә юл ашказаны аша дип юкка гына әйтмиләр. Әле ач кешенең ачуы яман дип тә өстәп куялар. Мәктәпләрдә укулар башлангач минем әлеге әйтемнәрне ач килеш укыйсы килми дип үзгәртәсем килеп китте. Чөнки ач йөрү уку теләген генә киметеп калмый, сәламәтлеккә дә зыян сала. Чыннан да, кайсы гына ата-ана баласының...
-
“Мордовия“ командасын кабул итәчәкләр
21-22 сентябрь көннәрендә "Лачын" боз сараенда 1998 елгы яшь спортчылар арасында Россия беренчелегенә хоккей уеннары узачак. Районның яшь хоккейчылары Саранск шәһәреннән килгән "Мордовия" командасын кабул итәчәкләр. Уеннар 21 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә, 22 сентябрь көнне 9:00 сәгатьтә башланачак.
-
“Алтын көз“ җиңел атлетик кросс
29 сентябрь көнне Аеш авылында "Алтын көз" җиңел атлетик кросс узачак. Оештыру комитеты бәйгечеләрне 8:30 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында көтеп кала. 9:00 сәгатьтә ярышка тантаналы старт бирелә. Биредә спорт сөюче һәркем үз көчен сыный ала. Республика бәйгеләре призерлары өчен 2014 метрлык махсус дистанция дә булдырылачак. Җиңүчеләрне Аеш мәктәбенең 1959-1960...
-
Гөмбәнең дә була төрлесе
"Вак яңгыр гөмбә чәчә" ди халык. Көннәр акрынлап көзгә авышканда урман һәм сирәк агачлыкларда җиргә башын түбән иеп йөрүче беренче гөмбәчеләр дә күренә башлады. Хәер, урманда гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә дә арта алар. Билгеле, өйдә үзбелдеклеге белән дәваланып ятучылар да, мөгаен, җитәрлектер. Сер түгел: күпләр гөмбәне...
-
Көрәшче истәлегенә бәйге
18 сентябрь көнне "Иман" спорт сараенда спорт остасы, данлыклы көрәшче Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча турнир узды. Келәмдә 20 мәктәп командасы, җәмгысы 133 яшь көрәшче бил алышты. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында Аеш, Аккүз, Бурсык, Яхшый, Зөбәер, Качкын, Күҗәкә, Яңа Кормаш, Олыимән, Уразай,Чуракай, Такталачыкның коррекцион һәм Мари Суыксу мәктәбе...