20 октябрь 2025 яңалыклары
-
Актанышның шашка-шахмат сөючеләре Түбән Камадагы турнирда җиңде
Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шахмат, рус һәм халыкара шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Өч көн дәвам иткән ярышларда Актанышның инвалидлар җәмгыяте командасы катнашып, мактаулы 1 нче урынны алды.
-
Казанның беренче социаль шәһәре мәдәни мирас объекты статусын алды
Казанның Адмиралтейство бистәсендә урнашкан беренче социаль шәһәр рәсми рәвештә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган.
-
Татарстан юлларында иң күп хокук бозучы фирмалар кайсысы?
Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими рәвештә бозучыларга карата җитди чаралар күрелә.
-
Мохтаҗларны кайгыртып: Инвалидлар оешмасы ярдәме белән Шәрип авылындагы гаилә сулы булды
Шәрип авылында яшәүче Харисовлар йортына бу көннәрдә су керттеләр. Харисовлар әниле -уллы бик каты авырыйлар. 67 яшьлек Әлфия Харисова 30 яшеннән аяклары сызлап интегә. Ә улы Расихка моннан ике ел элек инвалидлык биргәннәр, «Строитель» төзелеш оешмасында эшләгәндә йөк машнасыннан бетон җирлеккә барып төшә, бик каты башы бәрелә. Бергә эшләгән иптәшләре арасында аны үлгән дип уйлаучылар да була. Әмма Расих авыртынса да, эшләргә тырыша. Авыру көчлерәк булып чыга, 7 ел элекке авариянең нәтиҗәсе акрынлап үзен күрсәтә башлый. Ир- егетнең башына зыян килә, авыру тора-бара көчәя. Хәзер Расихны бер минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Әлфия апаның кече улы Рәмис эштән китәргә мәҗбүр, авыру абыйсы белән әнисен карый. Өйләренә су кермәгән, йорт иске, кышын салкын, лапас та җимерек. Харисовлар, су кертүдә ярдәм сорап, Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәләр. Җитәкче Фәйрүзә Разетдинова аларның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлый. Иганәчеләр таба, су кертү оешмасы белән сөйләшә, аларның эш барышына контрольлек итеп, Харисовлар йортына су кертүгә иреште.
-
Ноябрьдә аерым категория гражданнарның пенсиясен планлы рәвештә яңадан исәпләячәкләр
Ноябрь аенда аерым категория гражданнарның пенсиясен планлы рәвештә яңадан исәпләячәкләр.
-
Актаныш гуманитар гимназиясендә «Форпост» белгечләре белән очрашу узды
Актаныш гуманитар гимназиясендә укучылар белән «Форпост» командасы оештырган очрашу узды. Чараның максаты — яшүсмерләрдә актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм мөһим социаль мәсьәләләргә игътибар җәлеп итү иде.
-
32 беременные студентки из Татарстана обратились за единовременной выплатой
В рамках национального проекта «Семья» по инициативе Раиса Рустама Минниханова в Татарстане установлена новая республиканская мера социальной поддержки для женщин, обучающихся на очной форме обучения и вставших на учет по беременности. Размер единовременной выплаты составляет 100 тысяч рублей.
-
Бүген Татарстанда бераз яңгыр һәм томан фаразлана
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.