Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Мохтаҗларны кайгыртып: Инвалидлар оешмасы ярдәме белән Шәрип авылындагы гаилә сулы булды

Шәрип авылында яшәүче Харисовлар йортына бу көннәрдә су керттеләр. Харисовлар әниле -уллы бик каты авырыйлар. 67 яшьлек Әлфия Харисова 30 яшеннән аяклары сызлап интегә. Ә улы Расихка моннан ике ел элек инвалидлык биргәннәр, «Строитель» төзелеш оешмасында эшләгәндә йөк машнасыннан бетон җирлеккә барып төшә, бик каты башы бәрелә. Бергә эшләгән иптәшләре арасында аны үлгән дип уйлаучылар да була. Әмма Расих авыртынса да, эшләргә тырыша. Авыру көчлерәк булып чыга, 7 ел элекке авариянең нәтиҗәсе акрынлап үзен күрсәтә башлый. Ир- егетнең башына зыян килә, авыру тора-бара көчәя. Хәзер Расихны бер минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Әлфия апаның кече улы Рәмис эштән китәргә мәҗбүр, авыру абыйсы белән әнисен карый. Өйләренә су кермәгән, йорт иске, кышын салкын, лапас та җимерек. Харисовлар, су кертүдә ярдәм сорап, Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәләр. Җитәкче Фәйрүзә Разетдинова аларның мөрәҗәгатен игътибар белән тыңлый. Иганәчеләр таба, су кертү оешмасы белән сөйләшә, аларның эш барышына контрольлек итеп, Харисовлар йортына су кертүгә иреште.

Әлфия улы Рәмис белән безнең инвалидлар оешмасына су кертүдә ике тапкыр ярдәм сорап килделәр. Яшәү шартлары белән үзем дә таныштым, Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова белән киңәшләштем. Әлфиянең тормышы чыннан да бик катлаулы. Читтәге балалары Гөлнара, Гөлфия үзләре тормышлы, төп йортка кайтып ярдәм итәрлек мөмкинлекләре юк, икесе дә ипотека, кредит түлиләр. 

Мохтаҗлыкларын исәпкә, алып безнең инвалидлар оешмасы Иске Байсардан шәхси эшмәкәр Марат Хөсәенов бригадасына Харисовларга су кертү буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге бригада су кертүне тәмамлады. Бик зур рәхмәт аларга.

Марат Хөсәенов үзе дә, бригадасындагы егетләр дә безнең гозеребезгә һәрчак игътибарлылар. Шактый гына сәламәтлекләре чикле райондашларыбызны сулы иттеләр, канализацияләрен чыгарып бирделәр.

Тагын зур рәхмәтем- безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузып, булыып торучы спонсорларыбыз-иганәчеләребезгә. Алар ярдәме белән без мохтаҗларга ярдәм итә алабыз, мондый зур эшләрне булышчыларсыз ерып булмас иде. Алга таба да инвалидларыбызны тормышын җиңеләйтү буенча эшләрбез, – ди игелекле гамәлләре белән инвалидларны кайгыртучы Фәйрүзә Разетдинова.


Әлфия Харисова да гозерләрен аяк астына салмаган инвалидлар оешмасына, иганәчеләргә, су кертүчеләргә зур рәхмәтле. 


Өебезгә шушы гомергә кадәр су кермәгән иде. Менә бүген су кертү бригадасы килеп, чокырлар казып, су керттеләр. Гозеребезне үтәгән өчен бик зур рәхмәт!- ди күз яшьләре аша Әлфия апа.

 

Әй, язмыш, язмыш!

Авыл урамнарыннан узганда йортларның тәрәзәләренә карыйсызмы сез? Кайбер йортлар елмаеп-көлеп тора, кайберләренең тәрәзәләре менә-менә елап җибәрәчәк сабый баланы хәтерләтә, икенчеләре шаян, өченчеләре моңсу… Шәрип авылында яшәүче Әлфия апа Харисованың йортыннан да моңсулык саркый. Бу йортта өчәү яши алар. Таякка таянган апа көч-хәл белән атлап безнең белән сөйләшергә ишек алдына чыкты. Кайчандыр бик чибәр булган икән Әлфия апа дип уйлап куйдым. Матур зур күзләр, кыйгач кашлар, түп-түгәрәк йөз, чәчләре дә чем кара булган, хәзер инде аларга ак бәс төшеп килә. Әмма күзләрдәге гаҗизлекне сизми калу мөмкин түгел, апаның бу тормышта күпне күрүе, авырлыкларны чишә алмыйча бәргәләнүе, бәгыренең туктаусыз сызлавы табигый гүзәллеккә сагыш булып яткан.

Ә бит җырга-моңга сәләтле Карач авылы кызы зур хыяллар белән яши. Яшьлек хыяллары белән янып, Шәрип авылы клубына эшкә урнаша, сәнгать дөньясында кайный. Шушы авыл егете Васыйх үзе чибәр, үзе талантлы кызга гашыйк була. Егет белән кыз өйләнешәләр, мәхәббәт җимешләре туа. Кызганыч, ире яшь хатынын көнли, эшләргә ирек бирми, шулай итеп Әлфия мәдәният өлкәсеннән китәргә мәҗбүр була. Аннан хуҗалыкта терлекчелектә эшли, ялга чыкканчы сыерлар сава, алдынгы терлекчеләрнең берсе була ул.

Сүзен ул Актаныш районы ивналидлар оешмасы, аның җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага рәхмәт әйтүдән башлады:

Өебезгә шушы гомергә кадәр су кермәгән иде. Менә бүген су кертү бригадасы килеп, чокырлар казып, су керттеләр. Гозеребезне үтәгән өчен бик зур рәхмәт!- ди күз яшьләре аша Әлфия апа.

Район инвалилдар оешмасыннан ярдәм соравы юкка түгел Әлфия апаның.

67 яшьтә мин. 30 яшемнән бирле менә шулай сызланып яшим, аякларым авырта. Инвалидлык артыннан йөрергә мөмкинлек булмады. Башта ирем онкология белән авырды, аны карадым. Аның вафат булуына 18 ел.

Хәзер 42 яшьлек улым Расихның башына зыян килеп каты авырый. Улым Рәмис без ике чирлене тәрбияли. Расихка даими күз-колак булу кирәк, аның белән ялгыз калып булмый. Шуңа Рәмис эштән дә чыкты. Даими безне күзәтчелектә тота, ашата, эчертә, тәрбияли. Әле минем башка авылда чирле абыем бар, аны да барып карый. Рәмисем, безнең аркада өйләнә алмыйча калмасын дип борчылам, яше җитте бит, - дип өзгәләнә ана.

Авырудан арына алмаган Харисовларның яшәү шартлары бик начар.

Өйне тышлап куйдык анысы, тик тәрәзәләр бик искергән, җил керә. Җәйгә чыккач, тычкан, кумак идән ярыгыннан йөри. Идәннәрнең зурлыгы  дә бер төрле түгел, төрлечә җәелгән. Үлмәгәч, йөрибез инде. Мал асрар идек, су булмады, лапасыбыз да ишелеп ята. 

Расих күптәннән авырыймы?

Расихның авыруы бөтенебезне аяктан екты. Аның өчен ярдәм сорап көндез дә, төнлә дә чыгып йөгерәбез. Авырганын башта бөтенләй аңламадык. Ул Актаныштагы «Строитель» төзелеш оешмасында эшләп йөрде. Моннан 7 ел элек КамАЗ машинасына йөк төягәндә биеклектән бетон өслеккә егылып төшә. Бу хакта беркемгә дә әйтмәде. Башы бәрелү үзенекен итте, акылына зыян килде. Бары ике ел элек кенә 2 төркем инвалидлык бирелде. Дәваланып кайтты ул, тагын барырга кирәк. Өйдә өшим, аерым йортым булсын иде, шушылай гомерем газап чигеп үтәрме инде, дип тә әйтеп куя. Барыбызга да каян йорт килсен, дип җавап бирәм аңа. Өйдә нык салкын, җәен дә, кышын да аяктан киез итек төшми.

Харисовлар бик озак сусыз интегәләр, урамдагы коедан су ташыйлар. Шәриптә кибет юк, шуңа Актанышка ипигә, башка азык-төлек алырга барганда да бидоннар төяп баралар, Хәмит чишмәсеннән су салып алып кайталар. Шул су белән аш-су әзерлиләр, керен юалар. Өйләренә су керткәч, азмы-күпме көнкүрешләре җиңеләеп китәргә тиеш. 

Әлфия, улы Рәмис белән безнең инвалидлар оешмасына су кертүдә ике тапкыр ярдәм сорап килделәр. Яшәү шартлары белән үзем  таныштым, Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрдәнова белән киңәшләштем. Әлфиянең тормышы чыннан да бик катлаулы. Читтәге балалары Гөлнара, Гөлфия үзләре тормышлы, төп йортка кайтып ярдәм итәрлек мөмкинлекләре юк, икесе дә ипотека, кредит түлиләр. 

Мохтаҗлыкларын исәпкә алып, безнең инвалидлар оешмасы Иске Байсардан шәхси эшмәкәр Марат Хөсәенов бригадасына Харисовларга су кертү буенча мөрәҗәгать итте. Бригадасы белән килеп Марат абый су кертте. 

Марат Хөсәенов үзе дә, бригадасындагы егетләр дә безнең гозеребезгә һәрчак игътибарлылар. Шактый гына сәламәтлекләре чикле райондашларыбызны сулы иттеләр, канализацияләрен чыгарып бирделәр.

Алга таба да инвалидларыбызның тормышын җиңеләйтү буенча эшләрбез, – ди игелекле гамәлләре белән сәламәтлеккә туймаганнарны кайгыртучы Фәйрүзә Разетдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев