Заправкага һөҗүм иттеләр
10 мартта төнге сәгать берләр тирәсендә М-7 трассасында урнашкан Киров авылы янындагы газ ягулык салу станциясенә билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүм ясала.
Җинаятьчеләр операторны ышандырырлык хәйлә корып эчкә үтәләр, шундук кәрәзле телефоннарны юкка чыгаралар, операторның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдә зыян салалар. Алты мең сум акчаны алып китәләр. Операторның сүзләренә караганда, җинаятьчеләрнең берсе...