Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Заправкага һөҗүм иттеләр

10 мартта төнге сәгать берләр тирәсендә М-7 трассасында урнашкан Киров авылы янындагы газ ягулык салу станциясенә билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүм ясала. Җинаятьчеләр операторны ышандырырлык хәйлә корып эчкә үтәләр, шундук кәрәзле телефоннарны юкка чыгаралар, операторның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдә зыян салалар. Алты мең сум акчаны алып китәләр. Операторның сүзләренә караганда, җинаятьчеләрнең берсе...

10 мартта төнге сәгать берләр тирәсендә М-7 трассасында урнашкан Киров авылы янындагы газ ягулык салу станциясенә билгесез кешеләр тарафыннан һөҗүм ясала.
Җинаятьчеләр операторны ышандырырлык хәйлә корып эчкә үтәләр, шундук кәрәзле телефоннарны юкка чыгаралар, операторның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдә зыян салалар. Алты мең сум акчаны алып китәләр. Операторның сүзләренә караганда, җинаятьчеләрнең берсе кыска кара куртка, кара төстәге башлык, зәңгәр джинсы чалбар кигән, 18-20 яшьләр чамасы, буе 170-175 см. Ябык гәүдәле, аксыл йөзле.
Станциягә һөҗүм турында полициянең дежур бүлегенә заправкага тукталган Магнитогорск шәһәре шоферы хәбәр итә. Заправканың техник ныгытылышына килгәндә: видеокамералар юк, каравылчы юк, туалет урамда, куркыныч булганда басыла торган кнопка - КТС юк. Бу - узган елгы тикшерүләр нәтиҗәсе, кызганычка каршы, хәзерге вакытка да заправканың техник ныгытылышы ягыннан әлләни үзгәрешләр юк. Район җирлегендә урнашкан барлык ягулык салу станцияләренең ныгытылышы кабат тикшерелеп чыгачак, таләпләргә туры килмәгән, эшчеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга җавап бирмәгән станция хуҗалары җавапка тартылачак. Заправкаларда хезмәт куючыларга тагын бер кат сак булырга киңәш итәбез. Нинди генә сәбәп белән дә ишекләрне ачмагыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев