"Рубльне “ирекле йөзү”гә җибәрү турындагы карар ашыгыбрак кабул ителде" – диде Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов акча алмашынуга кагылышлы имеш-мимешләргә ыша нмаска, хафаланмаска киңәш итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. "Акча үзгәрүгә сәбәп юк. Булган акчаны рубль валютасында сакларга киңәш итәм", - диде республика җитәкчесе. Президент фикеренчә, нефтькә бәяләр төшү һәм санкцияләр шартларында да рубль курсы кинәт төшүгә бернинди дә алшартлар...